Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җылы, дустанә очрашу

Мәгълүм ки, без – татарстанлылар, 13 сентябрь көнне Татарстан Республикабыз Президентын, муниципаль органнарга депутатлар сайлаячакбыз. Шушы уңайдан, 8 сентябрь көнне, район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов район үзәк хастаханәсе хезмәт коллективы белән очрашты.

Шулай ук әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының Башкарма директоры Нурия Хашимова белән Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Тукай премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат Рөстәм Миңнехановның ышанычлысы Салават Фәтхетдинов та катнашты.  Соңгысы, ягъни, Салавт Фәтхетдинов, район җит әкчесе Нәҗип Хаҗипов белән бергә, медицина  хезмәткәрләре алдында чыгыш ясап, республикабызның  һәряклап үсештә булуын, моның өчен  кырыктан артык республикакүләм программа эшләп килүен билгеләп үттеләр.  


2020 ел – юбилейлар елы. Күптән түгел без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек. Хәзер  ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итәбез. Шушы күренекле дата уңаеннан,  район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, районыбыз кунаклары белән берлектә районыбызның Түбән Саурыш авылында яшәүче  Алсинә һәм Булат Ибраһимовлар гаиләсен, икенче сабыйлары Айтуганны  2020 елда районда 100 нче бала булып дөньга килүе белән котлады. Ибраһимовлар гаиләсенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән илгән Тәбрикләү хаты,  ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан чыгарылган юбилей билгесе һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. 4 сентябрь көнне туган Айтуганны котларга Түбән Саурыш һәм Үзәк авылларында яшәүче әби-бабалары да килгән иде. Өч яшьлек абыйсы Айбулат энесен өйдә көтә диделәр.


Азактан сәламәтлек саклау системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәт куйган бертөркем медицина хезмәткәрләре Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.


8 сентябрь көнне район үзәк хастаханәсендә узган җылы, дустанә очрашу турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
 

Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев