Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Җылы, якты очрашу

Бүген студентлар көне. Әлеге уңайдан, «Киләчәк» яшьләр үзәгендә муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин районыбыз студентлары белән очрашты, җылы әңгәмә корды.

 Чарада, шулай ук, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин. җаваплылыгы чикләнгән «Август-Теләче» ширкәте генераль директоры Алмаз Хайруллин, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече Татьяна Гарипова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов катнашты һәм чыгыш ясады.

Чыгышлар студентларның сораулары, фикер -тәкьдимнәре белән үрелеп барды. 

Чара күңелле дискотека белән тәмамланды.

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев