Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җылы кичә узды

26 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсендә ислам дине галиме, тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең 205 еллык юбилее уңаеннан әдәби уку уздырылды.

 Кичәдә  Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Р.М. татар халкы язмышында якты эз калдырган  бөек шәхесебез Ш.Мәрҗанинең  хезмәтләре һәм киң колачлы эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Катнашучылар шулай ук  бөек мәгърифәтче турындагы видеофильмны зур кызыксыну белән карадылар.
  Әдәби кичәгә чакырылган кунакларыбыз Татарстан Диния нәзарәтенең Төньяк төбәге казые, Теләче районы имам – мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, әле күптән түгел генә кече хаҗ кылып кайткан яшь гаиләләр Шәмсетдиновлар, Ахваровлар, Фәләхиевлар, Венера апа үзләренең чыгышларында ислам дине нигезенең бер баганасы булган Хаҗ сәфәре турында тирән эчтәлекле чыгыш ясадылар. Соңыннан хаҗ кылучылар кичәдә катнашучыларга зәм-зәм суы тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев