Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җылы, якты һәм хисле кичә

Күптән түгел райондашыбыз Сирена Гатиятованың “Гомерем келәме” дип исемләнгән тәүге шигырьләр китабы дөнья күрде.

Шушы уңайдан, бүген, ягъни 18 декабрь көнне, район мәдәният йорты фойесында әлеге китапны тәкъдир итү кичәсе узды. Чарада Арча, Саба, Балтач, Әтнә, Кукмара  һәм Теләче районнарында эшләп килүче әдәби берләшмә әгъзалары, авторның авылдашлары һәм туганнары катнашты. Биредә шагыйрә сүзләренә язылган җырлар башкарылды, сәнгатьле итеп шигырьләре укылды.

Әлеге җылы, якты һәм хисле кичәнең чагылышын сез фотоларда күрәсез. Кичә турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.a

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев