«Җылылык нурлары бүләк итәбез» исемле иҗат сәгате үтте
Халыкара инвалидлар көне алдыннан, Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы педагог-психолог Саетова Д.Р. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән, «Җылылык нурлары бүләк итәбез» исемле иҗат сәгате үткәрде.
Балалар төсле карандашлар, акбур, гуашь краскаларын кулланып, катнаш рәсем техникасы буенча рәсем ясадылар. Балалар бакчасы фойесында тәрбияләнүчеләрнең рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев