Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югалган авыллар

Аристовка. Әлеге авыл 1930 елда Шармаш авыл советына кергән.

Шул елда авылда 234 кеше яшәгән, милләте руслар. 1930 елдан соң рәсми белешмәләрдә искә алынмый. Урыны Шармаш авылының төньяк өлешендә, ягъни Теләче ягыннан кергән өлешендә булган. Шармаш өлкәннәре сөйләве буенча авылда ике алпавыт карта уйнап, Шармаш алпавыты үзенең крестьяннарын оттырган һәм авылның бер өлешен җиңүчегә бүлеп бирергә мәҗбүр булган. Авылның шул өлеше Аристовка дип аталган. Икенче алпавыт уенга үзенең бик яхшы ау этләрен салган була. Шуның өчен Шармаш кешеләре Аристовка кешеләрен – Сез эткә алмаштырылган нәрсәләр дип кенә йөрткәннәр. Бу әлбәттә риваятъ, дөреслеген хәзер исбатлап булмый. Шармаш өлкәннәренең сөйләве буенча Аристовка Шармаш авылына кушылып, бер исем белән генә йөри башлый.

Әлеге авылның фотолары сакланмаган.

Сәлмән Гыйльмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев