Теләче Информ

Югары Кибәхуҗа авылында җәйге тәрбия курслары эшләп килә

Балалар әлеге авылда урнашкан "Шамил" мәчетенә бик теләп йөриләр икән.

"Тәрбия курслары 9 июльдә тәмамланачак. Ул көнне Корбан бәйрәме ясарбыз дип торабыз алар өчен. 20 гә якын бала йөри. Төрле догалар, сурәләр, әти-әнигә хөрмәт, ислам диненең асылларын өйрәнәбез. Казаннан ике шәкерт кайтты, алар укыта, - дип хәбәр итте безгә әлеге мәчеттән Равиль хәзрәт.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: