Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү- заманыбызның иң актуаль мәсьәләләренең берсе.

 

Бу юнәлештә безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Бүген дә "Куркынычсызлык атналыгы"кысаларында шөгыльләр юл йөрү кагыйдәләренә, аларны тагын бер кат искә төшереп үтүгә, белгәннәрне ныгытуга багышланды. Килгән кунакларыбыз да бар иде, алар-  “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба  бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н., ГИБДД җитәкчесе Каримуллин И.Х. һәм район тәрбиячеләре. Уртанчылар төркемендә “ Светофорга булышыйк”, зурлар төркемендә “Юл йөрү кагыйдәләре- тормыш иминлеге”, мәктәпкә әзерлек төркемендә “Юлларда сак булыйк” темасына төрле чаралар уздырдылар. Әлеге чараларның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү. Ягафарова Г.Н. һәм Каримуллин И.Х. балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерделәр, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев