Юлларда - машиналар ташкыны
3 июль - Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көне.
Аклар да яклар да сәбәп юк
Күптән түгел танылган актер Михаил Ефремов Мәскәү урамнарының берсендә автомобиль белән исерек хәлдә, югары тизлек белән хәрәкәт итеп, каршы як полосага чыкты һәм юл-транспорт һәлакәте ясады. Каршыга килгән машина йөртүче 57 яшьлек Сергей Захаров алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук һәлак булды. Иртән сөенечле уйлар белән, гаиләсен туендырам дип, эшкә чыгып китеп, уйламаганда-көтмәгәндә һәлак булган йөртүче аеруча кызганыч. Мәрхүмнең гаиләсе дә, якыннары да бик авыр кичергәндер әлеге югалтуны. Исерек хәлдә Мәскәү урамында кеше гомере өзгән йөртүчене - танылган актерны аклар да, яклар да сәбәп юк. Бу көн аның актерлык карьерасын, меңәрләгән тамашачылар күңелендә аңа карата булган кадер-хөрмәтне, мәхәбәтне бер мизгелдә сызып атты. Ә мәрхүм йөртүченең хатыны, балалары һәм оныкларының йөрәгендә мәңге җуелмас яра калдыргандыр. Әлеге вакыйга, аны социаль челтәрләр аша үз күзләре белән күргән ватандашларыбызны тетрәндерде, фаҗиганың сәбәпчесе булган исерек актерга карата фәкать нәфрәт кенә уятты.
Күрәчәкләре шул булгандыр
Узган атнада гына Казан - Шәмәрдән юлының егерменче чакрымында шулай ук авыр, тетрәндергеч юл-транспорт фаҗигасы булды. Бу юлы тау төшкәндә бетон баганалар төялгән “КамАЗ” автомобиле белән “ ХундайСоната” автомобиле бәрелеште. Беренчел күрсәтмәләр буенча, фаҗигага каршы як полосага чыккан йөк машинасы йөртүчесе сәбәпче булган. Нәтиҗәдә, әлеге бәрелештә өч кеше һәлак булды. Мәрхүмнәргә якты гүр, җиңел туфрак теләп, күрәчәкләре шул булган диюдән башка чара алмый. Әлеге һәлакәтләр меңләгән һәлакәтләрнең берничәсе генә. Кызганыч, фаҗигале хәлләр көн саен, адым саен кабатланып тора.Моны бөтен тулысы белән аңлар өчен “Эфир”, “ТНВ - Яңа гасыр” телеканалларында баручы “Перехват”, “Вызов - 112” тапшыруларын карау да җитә.
Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев