Юлларда сак булыйк
Юлларда юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары тарафыннан машина йөртүчеләр еш туктатыла. Нәтиҗәдә, аларның кайберләренең, медицина тикшеренуе узганнан соң, исерек булуы ачыклана.
24 май көнне районыбызның җәмәгать судында, КоАПның 12.8 нче статьясы буенча, чираттагы исерек машина йөртүчегә карата судья тарафыннан карар кабул ителде. Теләче авылынан 1996 елгы Илдар Галиевка 30 мең сум штраф салынды һәм ул ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр, аек булмаган килеш руль артына утырып, үзегезнең уйланылмаган шушы гамәлләрегез аркасында аварияләр килеп чыгып, башкаларның гомерен өзелергә мөмкинлеген исегездән чыгармасагыз иде.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев