Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Йөзү буенча район беренчелеге узды

Ярышларда спорт мәктәбенә йөреп, тренерлар Әхтәмов Р.Н. һәм Заһидуллин Б.Х. кулы астында шөгыльләнүче яшь спортсменнар катнашты.

6 гыйнвар көнне "Дулкын" йөзү бассейнында 2007-2013 нче елгы малайлар, 2008-2013 нче елгы кызлар арасында йөзү буенча район беренчелеге узды. Үзләренең яшь аралыкларында һәм төрле дистанцияләрдә чыгыш ясап, барлык йөзүчеләребез дә бик матур ярыш күрсәттеләр. Әлеге район беренчелегеннән  бер бала да бүләксез кайтып китмәде.  Барлык балаларга да иганәчеләребез булышлыгы белән әзерләнгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Форсаттан файдаланып, "Дулкын" йөзү бассейны, "Теләче" спорт мәктәбе коллективы шушы эштә зур ярдәм иткәннәре өчен Зәйнетдинов Илдар Нурулла улына, Галеев Илнар Миннехан улына, Габделхаков Хәбир Гәбделбәр улына, Мараков Илдар Рамил улына, Әхмәтҗанов Рөстәм Хәмит улына чиксез рәхмәтләрен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев