Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үз күзләрең белән күрү хәерле

Бүген, ягъни 6 гыйнвар көнне,  районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов җитәкчелегендә Апас районының Ябалак авылында урнашкан җаваплылыгы чикләнгән “Ибраһимов и К” ширкәтенең терлекчелек  тармагындагы эшчәнлеге белән танышып, тәҗрибә ураклашып кайттылар.

2021 елда 400 баш савым сыерына исәпләнеп төзелгән һәм саву залы булган, сыерлар бәйсез тотылучы ферма җитәкчеләребезгә күрсәтмә әсбап буларак күрсәтелде. Ширкәтне Зөһәр Таһир улы Ибраһимов җитәкли. Аңа бу эштә әтисе,  40 елдан артык хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Таһир ага Ибраһимов бик теләп ярдәм итә. Хәзер яңа фермада 275 савым сыеры асрала. Бер сыерга савып алынган көнлек сөт күләме 24,6 килограмм тәшкил итә.  Ябалаклылар якын киләчәктә сыер санын 800 башка җиткерергә ниятлиләр. Чөнки алар киләсе җәйдә 400 баш савым сыерына исәпләнгән тагын бер торак төзиячәкләр. Моның өчен төзелеш материаллары ташып куелган инде.

Җаваплылыгы чикләнгән “Ибраһимов и К” ширкәтенең бүгенгесе һәм киләчәге турында “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Моннан тыш, районыбыз җитәкчеләре район үзәгендә урнашкан мәдәният йортында,  Каһарманнар аллеясында, Туган якны өйрәнү музеенда булдылар.

Фәнил Гаязов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев