Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзара салымга җаваплылык белән!

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтында урнаштырылган мәгълүмат нигезендә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасында гражданнар җыенында җирле референдумда кабул ителгән карарларны үтәмәгән өчен административ җаваплылык билгеләнмәгән.

Әмма гражданнарны җаваплылыкка тартуның 2 ысулы бар. Без сезне аларның берсе белән таныштырырбыз. Бу - суд аша үзара салым акчаларын түләттерү. Үзара салым акчалары бюджетның мәҗбүри салымнан тыш керемнәренә керә (Россия Федерациясе Бюджет кодексының 41нче статьясындагы 3нче пункты). Шулай итеп, әлеге акчаларны түләттерү өчен республиканың тиешле суд участогы җәмәгать судьясына административ боерык чыгару турында гариза җибәрә ала.  (Россия Федерациясе Административ суд эшчәнлеге кодексының 17.1 статьясы, Россия Федерациясе Административ суд эшчәнлеге кодексының 19нчы статьясы). Үзара салым акчалары буенча бурычлардан тыш, суд тарафыннан 400 сум күләмендә дәүләт пошлинасы да түләтеләчәк (Россия Федерациясе Салым кодексының 333.19 статьясындагы 1 пунктының 1 нче абзацы).

Шуңа күрә, үзара салым акчасын вакытында кертергә киңәш итәбез. Сорауларыгыз булса,  яшәү урыны буенча Теләче муниципаль районы авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итә аласыз.

Теләче муниципаль районының административ комиссиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев