Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Зарланып эш бармас

Хат ташучыларны без юлыбызда еш очратабыз. Газетажурналларга язылу чоры башлангач оешмалар буйлап, йортларга кереп безне вакытлы матбугатка яздыра башлый. Кар, буранмы, коеп яңгыр явамы алар юлда, хезмәттә.

Соңгы елларда бу хезмәт ияләре эшенә сатучы һөнәре дә өстәлде. Көндәлек кирәкле товарларны авыл халкына тәкъдим итәләр. Эшенә күрә хезмәт хакы да ах итә торган түгел. Баксаң, район буенча да аларның саны әлләни күп түгел икән бит. Почтальоннарга кытлык дисәң дә була. Бүген Теләче авылында ике хат ташучы җитешми. Алар арасында әлеге өлкәдә лаеклы эшләүчеләр дә аз түгел. Шундыйларның берсе Теләче авылының Комаровка ягына, Ачы, Екатериновка авылларына таратучы Лариса Ершова. Тыныч, сабыр гына үз хезмәтен җиренә җиткереп башкара. Җәй айларында эшкә килгән яшьләргә дә нәкъ менә Лариса ханым ярдәм кулын суза. ГаЗарланып эш бармас зеталарны тәртипләп, язып кулларына тапшыра. Почта өлкәсендә эшли башлаганына да 12 ел узып киткән. “Элекке елларны күз алдына китерсәң, бүгенге башкарган эшебез - җир белән күк арасы. Ул елларда хат ташучыларның сумкасы газета-журналлар белән шыплап тула иде. Хәзер ул кадәр язылмыйлар. Хатлар язышу, бәйрәмнәрдә открыткалар җибәрешү бар иде. Посылка-бандерольләр дә салды халык. Хәтта иткә кадәр җибәрәләр иде посылка белән. Телеграммаларны күпләп тараттык, конверт, лоторея, открыткалар саттык”, - дип хәтерләрен яңарта хат ташучыларыбыз.

Элеккеге буын кешеләре күпләп газета-журналларга үзләре теләп язылса, бу сан соңгы елларда кимеде. Район халкына 4533 газета-журнал килә икән. Шулар арасыннан район газетасы 1261 данә тәшкил итә. Чөнки мәгълүмат алу чыганаклары артты. Интернет, телевизор, радио, кәрәзле телефон аша күп яңалыклар белән таныша кеше. Аннары авыллар да картая, газета укучы буын олыгая. Җирлектә пропискада булып та, шәһәрдә - балаларында яшәүчеләр дә бар. Шәтке авыл почта бүлеген җитәкләүче Сәвия Зайнетдинова кебекләр әле дә планны арттырып үти. Җирлек халкы белән уртак тел табып, вакытлы матбугатка язылучылар санын киметми. Хезмәт юлын ул Олы Нырсы почта бүлекчәсендә башлаган була. Төгәллекне һәрчак алга куйган Сәвия ханым күпләргә үрнәк булып тора. Намуслы хезмәте өчен күп санлы Рәхмәт хатларына лаек була. “Безнең хат ташучылар үз эшләрен бик яхшы белүче, халык белән уртак тел табучы профессионаллар, дияр идем. Кышкы зәмһәрир суыкта, күз ачкысыз бураннарда да, язгы-көзге пычракларда, җәйге челләдә дә юлда, кешеләр арасында без. Заманалар узган саен күп һөнәр ияләренең хезмәте җиңеләйсә дә, хат ташучы һаман җәяү, һаман җилкәсендә авыр сумка. Шулай да зарланмыйбыз. Халыкка хезмәт итә алуыбызга куанып, эшлибез дә, эшлибез”, - диде Сәвия ханым. Кечкенә авылларга, почта бүлекләре булмаганнарга газетажурналларны почта машинасы хат ташучыларның өйләренә алып килә. Урта Мишә авылында бу хезмәтне Илһамия апа Хасанова башкара. Эшләү дәверендә әлеге хезмәтнең бар нечкәлекләренә төшенеп беткән. “Хезмәтебезне иң беренче чиратта авыл халкы белән аңлашып башкару кирәк”, - диде ул. Шушы көннәрдә Лесхоз бистәсендә почта хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды. Аларны тәбрикләргә бәйрәм тантанасына “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хузин да килде. Хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткереп, алга таба да ярдәмләшеп эшләргә чакырып Рәхмәт хатлары тапшырды.

Эльмира Котдусова/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев