Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Зарланырга яратмый

Һәр өлкәдә дә үз эшен биш бармагыдай белүче хезмәткәрләр булганда гына, эшчәнлекне нәтиҗәле итеп алып барып була.

Хөрмәтле дусларыбыз, сезне Олы Мишә авылында урнашкан “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгының алдынгы механизаторы Габделәхәт Яппаров белән таныштырып үтәсебез килә.

1962нче елның 16 мартында Олы Мишә авылының тырыш гаиләсендә Барый абый белән Хәния апаның икенче балалары - ир бала дөньяга аваз сала. Аңа Габделәхәт дип исем бирәләр. Кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләнә, хуҗалыкта барлык эшләрне дә эшләп үсә. Әтисе Барый абыйга ияреп, кечкенәдән техника янында кайнаша. Ә Барый абый уңган комбайнчы. Яшь егетнең балачагы техника арасында үтә. Барый абыйны якын-тирәдә оста балтачы буларак та күпләр яхшы хәтерлидер әле. Тәрәзә рамнары, ишекләр,  урындыклар, өстәлләр - боларның барысын да Барый абый ясый. Балта эшенә  улы Габделәхәтне дә өйрәтә.

Язмам герое мәктәпне тәмамлагач Биектау районының “Чебакса” авылында урнашкан ПТУ3 шоферлык курсларында укый. Аны тәмамлап, туган хуҗалыгына эшкә кайта. Хезмәт юлын ГАЗ-51 автомашинасында башлап җибәрә. Хуҗалыкта булган барлык эшләрне дә башкара. 1981 елда Совет Армиясе сафларына алына. Хәрби бурычын Мәскәү янындагы ракета частендә үтәп кайта. 1983 елның көзендә кабат хуҗалыкка кайтып, автобуста эшли башлый.

Габделәхәт абый кайда эшләсә дә, сынатмый. Хуҗалык җитәкчелеге йөкләгән эшләрне намус белән башкара. Хуҗалык бригадиры, амбар мөдире, гомумән, нинди генә хезмәт башкарырга туры килми аңа. Озак еллар бәрәңге звеносын да җитәкли ул. Азык әзерләү комбайнында да эшләргә өлгерә.

1985 елда, Теләче кызы Саимә белән дуслашып йөргәннән соң, гаилә коралар. Үзләренә йорт салып, шунда тормыш итә башлыйлар. Бер-бер артлы гаиләдә 3 малай туа - Дамир, Ирек, Динар. Улларының бүгенге көндә үз гаиләләре, үз тормышлары. Ялларда гел кайтып, әти-әниләренә булышып китәләр. Саимә апа хезмәт дәверендә зоотехник, кибетче, пекарня мөдире, авыл җирлегендә хисапчы вазыйфаларын башкара. Кайда эшләсә дә, хезмәтен яратып башкара. Бүгенге көндә лаеклы ялда.

“Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгының техника паркына килеп кергәндә, Габделәхәт абый тракторын ремонтлап ята иде. “Кыш көне бераз гына эш кимеп торганда, техниканы ремонтлап алырга дип тотындым. Язгы кыр эшләре башланганчы, тракторны хәзерлек сызыгына куярга кирәк”, - диде ул. 2004 елдан бирле МТЗ-82,1 тракторында хезмәт куя. Азык әзерләү сезонында ПРФ-180 маркалы печән җыйгыч белән печән, салам төргәкләре хәзерли. Иптәшләре ремонтка туктаганда, аларны да алыштырырга өлгерә. Азык тараткыч белән малларга азык та кертә. 10 елдан артык “Руслан-2000” агу сиптерү җайланмасы белән хуҗалык басуларына корткычларга, зарарлы бөҗәкләргә каршы агу сиптерә. Зарланырга яратмый. Эшен һәрвакытта намус белән башкарырга тырыша.

Март аенда механизатор Габделәхәт Яппаров 60 яшен тутыра. Аңа алга таба корычтай нык сәламәтлек, гаилә тигезлеге, балаларының, оныкларының игелекләрен күреп, Саимә апа белән тигезлектә яшәүләрен теләп калабыз.     

Л.Хуҗин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев