Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзаңыбыз түбән, ташлыйбыз…

Республикада, шул исәптән районда да, санитар чистарту икеайлыгы бара. Шушы уңайдан район үзәге Теләчедә, авыл җирлекләрендә әледәнәле өмәләр, санитар чаралар үткәрелеп тора

Әмма туган җиребезне күпме генә чистартсак та, бу гына аз кебек. Чөнки чүпләгәнне чистартып, тазартып бетерә торган түгел. Елга буйларына, бакча башларына, юллардагы чокыр-чакырга чүп ташлауны бернигә дә санамыйбыз. Ташламаска кирәк икәнен дә беләбез, әмма үзаң җитми, ташлыйбыз. Гүя комиссия килеп тикшерер, алардан кисәтү алыр һәм кабаттан җыештырыр өчен шунда түгәбез. Болар 12 май көнне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үзәк территориаль идарәсенең беренче разрядлы белгече Ришат Билалов һәм муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең төп белгече Гөлфия Садыйкова белән Шәтке авылында рейдта булып кайтканнан соң туган фикерләр. Җаваплы белгечләр тарафыннан урам башларына, елга - ерганакларга, су буйларына чүп түкәннәре өчен авыл җирлеге башлыгына, урамда рөхсәтсез тимер-томыр, таш баганалар һәм такта, кирпеч ише төзелеш материаллары тоткан өчен ике хуҗалыкка кисәтү ясалды. 

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Әлеге язманы тулырак "Теләче" район газетасыннан укый аласыз. 

Фото:интернеттан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев