Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзләрен ашсыз калдыралар

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 11 аенда 31 йөртүче автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән.

. 2020 һәм 2019 нчы елларда әлегедәй очрак 35 шәр тапкыр теркәлгән булган. Күрсәткечләрнең ким булуы - без, йөртүчеләргә дә, шул исәптән дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә дә тынычланыр өчен хокук бирми.

Автомобильдә йөрү өчен, исерек хәлдә генә түгел, аек килеш тә зур осталык һәм уяулык сорала. Исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү - җинаятькә тиң гамәл. Ярый ла, исерек килеш киткән сәфәреңнән исән кайтсаң… Күпчелек очракта әлеге законсыз гамәлләр - һәлакәтләр, кеше үлемнәре белән тәмамлана, дистәләгән автомобильләр яраксыз хәлгә килә, юл корылмалары, биналар җимерелә.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcенең район бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Ришат Нәзиров әйтүенчә, РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.8 маддәсенең 1 нче бүлеге буенча спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утыручыларга 30 мең сумга кадәр штраф карала. Беренчедән, бу гаилә бюджеты өчен зур чыгым, икенчедән, гаиләдәге микроклимат бозылуга җитди сәбәп. Өстәвенә, 1,5 - 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр. Монысы шофер хезмәтендә булганнар өчен аеруча аянычлы хәл. Кем әйтмешли, үзләрен иписез, ашсыз калдыралар. Икенче тапкыр руль артында исерек килеш тоткарласалар, 200-300 мең сумга кадәр штрафка тартулары ихтимал. Яки ике елга иректән мәхрүм итү карала. 1,5 елдан алып, 3 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүләре турында әйткән дә юк. Машинаны исә штрафстоянкадан бары ОСАГО полисына кертелгән кеше генә алырга хокуклы.

Сүз уңаеннан. Урамда кыш. Алдагы көннәрдә юеш кар яву нәтиҗәсендә аерым участокларда тайгак урыннар барлыкка киләчәк. Дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыра. Бозлавыклар чорында машина йөртүчеләргә дистанцияне сакларга, юл һәм метеорологик шартларга туры килә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев