«Зөлката» берләштерә
25 май көнне «Зөлката» Изгеләр зираты янәшәсендә Изгеләр ашы узды. Зөлката – Татарстан республикасы Теләче районының Олы Нырсы, Кече Нырсы һәм Кече Мирәтәк (Бичер) авыллары янәшәсендә урнашкан.
Аның тарихы борыңгы болгар чорларына ук барып тоташа. Элеккедән калган гадәт буенча ел саен җирле авыл халкы, күрше Питрәч, Балык Бистәсе районнарында яшәүчеләр белән берләшеп Изгеләр ашы үткәрә. Быел да Изгеләр ашында халык бихисап иде.
Быел биредә намаз уку, әрвахлар рухына дога кылу өчен бина да ачылды. Аны төзегәндә төп авыл халкы ярдәм иткән. Бичер, Олы Нырсы, Кече Нырсы авылларында яшәүчеләр генә түгел, күрше Айдәр, Шәдке авыл халкы, мәчет имамнары ярдәм кулын сузган. Киләчәктә дә Зөлкатага халык сукмагы өзелмәсен, дигән теләктә калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев