Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Зур сәфәрдән…

Шушы көннәрдә районның “ДОСААФ” оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов ерак сәфәрдә булып кайтты.

Арча, Балтач районнарының ДОСААФ хезмәткәрләре белән Ростов өлкәсенең Новочерка́сск шәһәрендә “Тимер” батальоны белән очраштылар. Анда хезмәт итүчеләр республика җитәкчелегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган. “Красный крест” оешмасы һәм игелекле кешеләр ярдәмендә Татарстанда соралган исемлек буенча бик күп әйберләр җыелган. Алар арасында генератор, көрәк, электр пычкысы, су, бензин канистрлары, компас, җылы резин аяк киемнәре, яктырткыч һәм башка хезмәт итү шартларын яхшырту өчен җайланмалар була. Ике КамАЗ машинасына 20 шәр тонна товар төялә һәм солдатларга калдырырга ике берәмлек яңа УАЗ машинасы да алып барыла. Ул машиналарга да тиз бозылмый торган азык-төлек тутырыла. Рәис абый юлга кузгалганчы УАЗ машиналарын Теләчегә алып кайтып кабат техник карау да үткәрә һәм берсенә үзе утырып юлга кузгала. Ике тәүлек юл узып “Тимер” батальонында хезмәт итүче егетләр белән очрашалар. Илебезнең тынычлыгын саклаучылар чикне узып Новочерка́сск шәһәренә килеп Татарстаннан килгән делегация белән очраша. Җәй аеннан бирле хезмәттә булган егетләр республикабыз халкына һәм җитәкчелегенә ярдәм өчен рәхмәтләрен җиткерә. УАЗ машиналарының аеруча кирәклеген ассызыклый. “Ашарга йөртү, бер урыннан икенче урынга күчүдә әлеге машиналар безгә нык ярдәм итәчәк. Хезмәт итү җиңелләрдән түгел. Безнең максат Җиңеп туган якларга кайту”, - дигәннәр алар сөйләшү барышында.

Эльмира Котдусова.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев