Зур шәһәр командалары катнашкан ярышта бу - зур җиңү
26-27 май көннәрендә, Казан шәһәренең «Динамо»стадионында, «Мәктәп футбол Лига» уеннары ( 2011-2012 елгы малайлар, 2012-2013 елгы кызлар һәм егетләр арасында) узды.
Теләче командалары, зонада җиңеп, финал уеннарына юллама откан иделәр. Менә финал уенында егетләр командасы өченче урынга лаек булдылар. Кызлар командасы да сынатмады ~ алар дүртенче урынны алды.
Иң яхшы уенчы булып Данияр Муликов танылды.
Зур шәһәр командалары катнашкан ярышта болар зур җиңү. Котлыйбыз, егетләр ~ кызлар! Тренерлары ~ Ильнар Назмутдинов, физик тәрбия укытучысы Рафиль Хакимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев