Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Зыялы, затлы нәсел баласы

Аның нәсел шәҗәрәсе әнисе Шәмсиәнвәр ягыннан Саба районының Олы Шыңар авылында яшәгән һәм үзеннән соң бик көчле нәселыру калдырган данлыклы Ахунҗан бабайга барып тоташа.

Ахунҗан бабайның улы, Флүрә апаның әнисенең әтисе Ибрай бабайның муллалык иткәнен үзем дә ишетеп беләм.

1950 елның 23 февралендә хисапчы Әмин белән укытучы Шәмсиәнвәр гаиләсендә биш балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән Флүрәгә Олы Шыңар авылында буйсын җиткерергә туры килми. Аңа 2 яшь вакытта гаилә Орымширмә авылына күченә. Укытучылар җитмәгәнлектән, әнисен балалар укытырга Орымширмә авылына җибәрәләр. Флүрә дә туганнары һәм яшьтәшләре белән берлектә шушы авылда буй үстерә, күршедәге Теләче авылына йөреп урта мәктәпне тәмамлый. Хәзер исә ул үзенә төпле белем, тәрбия һәм киңәш-юнәлеш биргән укытучыларын сагынып искә ала. Аның күңеленә мәктәп директоры Бушмакин Евгений Петрович, сыйныф җитәкчесе, математика укытучысы Сорокина Прасковья Николаевналар аеруча якын була. Аларның һәм әнисенең үрнәк эшгамәлләре, яшәү рәвешләре аңа укытучы һөнәрен сайларга этәргеч бирә дә инде. Укуын да яхшы укый, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашып үсә Орымширмә кызы. Әйе, Орымширмә кызы дим, чөнки ул әлеге авылны туган авылы - Олы Шыңарга, гомер иткән җире - Сабага караганда да якын күрә.

Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев