Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” Хабаровскида җиңү яулады

Бүген Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасының 2017 - 2018 елгы сезонында плей-оффтагы дүртенче матчын уздырды. Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре Көнчыгыш конференция 1/4 финал раундында Хабаровскиның "Амур" командасы белән очраша. Дүртенче матч "Ак барс" файдасына 1:3 исәбе белән тәмамланды. Уенның 12 минутында Ак Барс сакчысы Василий Токранов исәпне ача. Икенче...

Бүген Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасының 2017 - 2018 елгы сезонында плей-оффтагы дүртенче матчын уздырды.

Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре Көнчыгыш конференция 1/4 финал раундында Хабаровскиның "Амур" командасы белән очраша. Дүртенче матч "Ак барс" файдасына 1:3 исәбе белән тәмамланды.

Уенның 12 минутында Ак Барс сакчысы Василий Токранов исәпне ача. Икенче периодның беренче өлешендә Джастин Азеведо өстенлекне ике тапкырга арттыра. Өченче периодта хуҗалар инициативаны үз кулына алырга тырышты һәм бер гол кертә алдылар. Татар тамырлары булган Станислав Галиев уенга нокта куя. Исәп - 1:3. Сүз уңаенннан, Станислав Галиевның плей-оффта 3 алкасы исәпләнә. Бу "Ак Барс" командасының иң яхшы күрсәткече.

Шулай итеп, плей-оффтагы өстенлек "Ак Барс" файдасына - 3:1. Киләсе матч 10 март көнне 17:00 сәгатьтә Казанда узачак.

"Амур" (Хабаровск) - "Ак Барс" (Казан) - 1:3 (0:1, 0:1, 1:1).

Алкаларны Кирилл Рассказов (48), Василий Токранов (12), Джастин Азеведо (26), Галиев (52) кертте.

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев