8 март 2018 яңалыклары
-
Итле ачык бәлеш
ецепт. Кирәк булачак: камыр өчен - 200 г бәрәңге, 200 г он, 1 йомырка, 50 г май, тоз. Эчлек өчен - 500 г фарш, 2 болгар борычы, 1 помидор, 2 зур булмаган баш суган, 100 мл сөт өсте (сливки), 100 мл сөт, 2 йомырка, 2 аш кашыгы томат пастасы, тоз,...
-
“БЕР КОНТЕЙНЕРДАН 3 КГ ГӨМБӘ АЛЫП БУЛА”
Университетта бергә укыган төркемдәшем Гөлүзә Василова өендә шампиньон гөмбәсе үстерә башлаган. Утыртып ике атна үтүгә, шактый уңыш җыйган. - Алар шундый тиз үсә. Су сибүгә, күз алдында эшләпәләре калка башлый, - ди хуҗабикә. Гөлүзәнең уңганлыгына студент елларында ук соклана идем. Атна ахыры җиттеме, ул авылга кайтырга ашыга. Чөнки аны дистәләгән...
-
“Ак Барс” Хабаровскида җиңү яулады
Бүген Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасының 2017 - 2018 елгы сезонында плей-оффтагы дүртенче матчын уздырды. Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре Көнчыгыш конференция 1/4 финал раундында Хабаровскиның "Амур" командасы белән очраша. Дүртенче матч "Ак барс" файдасына 1:3 исәбе белән тәмамланды. Уенның 12 минутында Ак Барс сакчысы Василий Токранов исәпне ача. Икенче...
-
10 яшьлек малай өйләнгән
Новосибирскның бер сәүдә үзәгендә гадәти булмаган туй күренешенә тап булганнар. Туй күлмәге кигән кәләшкә ундүрт яшь, ә кияү егетенә, карап торышка, ун яшьләр чамасы гына, дип яза Шәһри Казан. Халык аларны шунда ук фотога төшереп, социаль челтәрләргә элгәннәр. Алар әйтүенчә, маалй белән кызны чегән традицияләре буенча өйләнештергәннәр, загста теркәгән булырга...
-
"Яшәү тугел, җан асрау инде бу"
Көн туса тормыштан зарлану яшәү рәвешебезгә әйләнеп бара бугай инде. Әле бүген дә түләү кәгазьләре тотып чират торганда колакка тоташ аһ-зар агылды, төп сүз һаман шул инде: "Әй, авыр ла бу тормышлар! Яшәргә акча җиткереп булмый!" Олы гына апалар инде, өс-башлары да сәләмә түгел. Мин дә әңгәмәләренә кушылып, аеруча зарланганыннан:...
-
Чәчәкләрне дөрес итеп сайлау һәм озак итеп саклау ысуллары
8 март белән, хөрмәтле, кадерле, чибәр кызлар! Чәчәк бәйрәме белән дисәк, һич ялгышмабыз. Роза, лалә, нарцисс, хризантемалар… Канәферләр дә модада хәзер. Вазадагы чәчәкләрнең гомерләрен озынайту өчен берничә ысул бар. //Tatar today// Чәчәкләрне дөрес итеп сайлап алырга Чәчәкләрне дөрес итеп сайлап алу - иң мөһим шарт. Чәчәкләр яңа кайтартылган булырга һәм...
-
“ Татар кызы” бәйгесенең җиңүчесе кем??? (ФОТО)
7 март кӨнне район мәдәният йортында "Татар кызы -2018" бәйгесенең финалы узды.8 конкурсант үз осталыкларын күрсәтте.Алар тапкырлыкта да,сәнгатькә осталыкта да сыналды."Татар кызы - 2018" исеменә Теләчедән Илзирә Шәрифуллина лаек булды. Ул зона турында районыбыз данын яклаячак. Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укый алырсыз. Алинә Шәмәрданова фотолары
-
Хөрмәтле руль артында йөруче гүзәл затларыбыз!
Хөрмәтле руль артында йөруче гузәл затларыбыз! Сезне Теләче районы ЮХИДИ инспекторлары исеменнән, язның тәуге бәйрәме-Халыкара хатын кызлар көне белэн тәбрик итәбез! Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, якыннарыгызның күңел жылысы һәм игьтибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде! Барасы юлларыгыз имин һәм тыныч булсын!
-
Укучыларыбыз иҗаты
Матур, тыныч, сабыр булыйк! Хатын-кызлар, матур булыйк, Ирләребез гел яратсын. Уңга-сулга карамыйча, Туры юлдан өйгә кайтсын. Хатын-кызлар, тыныч булыйк, Ирләребез терәк безгә. Ата-бабалардан калган Каршы әйтмәү һәрбер сүзгә. Хатын-кызлар, сабыр булыйк, Бу сабырлык кайтыр кире. Зарланмыйча, түзем булсак, Хатыннарның булыр ире. Хатын-кызлар, чиста булыйк, Шулай куша безгә Коръән Битебезне генә...
-
Теләчедә Кышкы Спартакиада узачак
Спартакиада узачак 11 март көнне Теләчедә Кышкы Спартакиада узачак. Ул районда сәламәт яшәү рәвешен һәм спортның кышкы төрләрен пропагандалау максатыннан үткәрелә. Теркәлү вакыты 8.00 сәгатьтә. Кышкы Спартакиада тантаналы рәвештә «Батыр» спорт комплексы каршындагы мәйданда 9.00 сәгатьтә ачылачак.