Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» хоккейчылары Яруллин һәм Гарипов барбершоп ачты һәм акция оештырды

Акция якынлашып килүче Корбан бәйрәменә багышланган.

«Ак Барс» хоккей клубы уенчылары Альберт Яруллин һәм Эмиль Гарипов Казанда «Сакал» барбершопын ачтылар. Алар анда «Зәкят» хәйрия фонды карамагында булган балалар белән очрашты.

Корбан бәйрәменә багышланган акция кысаларында мохтаҗларга чәчтараш хезмәтләре күрсәтелде. Моның алдыннан фонд карамагындагыларга Яруллин: «Бу бер тапкыр гына уза торган акция түгел, алар киләчәктә дә кабатланыр дип өметләнәм», - дип мөрәҗәгать итте.

 

Аннары ата-аналар һәм балалар түгәрәкләп утырып, хоккейчылар белән аралаштылар. «Бу сезонда безне уеннан канәгать калдырыгыз, янә Гагарин кубогын татар кубогы дип атасыннар иде», - дип теләк белдерде Яруллинга әтиләрнең берсе.

 

Фото: Артур Шипилов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев