Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Россия чемпионатларында Данис Зарипов керткән алкалар саны 400гә җитте

Кичә 400нче алкасын кертеп, Данис Зарипов “Ак Барс” командасына җиңү яуларга ярдәм итте.

Кичә Мәскәүдә узган уенда “Ак Барс” командасы “Динамо”ны 1:2 исәбе белән җиңде. Бу уенда Данис Зарипов 400нче алкасын кертте.

Уен, гадәттәгечә, капитаннар кул кысышуыннан башланып китте. “Ак Барс” капитаны буларак чыккан Данис Зарипов һәм “Динамо” капитаны Илья Никулин “Ак Барс”ның беренче Гагарин Кубогын җиңүгә зур өлеш керткән уенчылар. 

“Динамо” командасы бу уенга яңа тренер белән чыкты. Ул “Ак Барс” командасында эшләгән Владимир Крикунов (1999-2001 һәм 2011-2012 еллар).

Беренче период. Беренче егерме минут алкасыз үтте.

Икенче период. Алтынчы минутта “Динамо” уенчысы Миика Койвисто исәпне ачып җибәрде (1:0). Сигезенче минутта Данис Зарипов исәпне тигезләде. Шулай итеп, ул үзенең 400нче алкасын кертте (1:1).

 

Өченче период. Ундүртенче минутта Пол Постма, алка кертеп, “Ак Барс” командасын алга чыгарды (1:2). Бу алка командага җиңү китерде.

Командалар составы:
“Динамо”: Бочаров (Еременко); Кагарлицкий – Шипачев – Тарасов, Зайцев – Хиетанин; Индрашис – Закриссон – Алексеев, Никулин – Волков; Кулемин – Мозер – Макаров, Прибыльский – Койвисто; Брюквин – Игумнов – Петунин, Панкратов, Меньшиков. 

"Ак Барс": Гарипов (Подъяпольский); Секач – Ландер – Азеведо, Юдин – Постма; Зарипов – Попов – Глухов, Батыршин – Абросимов; Лукоянов – Михеев – Потапов, Яруллин – Марков; Клинкхаммер – Бурмистров – Кара, Лямкин.

  • 6 октябрьдә “Локомотив” – “Ак Барс” матчы Ярославль шәһәрендә узачак. Уен 17:00 сәгатьтә башлана.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев