Көндез генә түгел, төнлә дә эссе. Мондый көннәр аеруча өлкәннәр, кечкенә балалар өчен авыр. Кан басымы, йөрәк һәм башка чирләр белән интегүчеләр дарудан башка тора алмый. Шуңа да табибларга мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Белгечләр мондый вакытта кояш астында озак тормаска, күбрәк су эчәргә киңәш итә.
КФУ профессоры Юрий Переведенцев республикада блокинг күренеше күзәтелүен әйткән иде. Бу – нәрсә дигән сүзме? Һава массалары хәрәкәте тоткарлана, атмосфера басымы күтәрелә. Узган атнада синоптиклар эссе көннәрнең июнь ахырына кадәр дәвам итәчәген ышандырган иде. Тик кызу кояш чигенергә уйламый, алдагы берничә көндә дә эссе булачак.
Бүген кайбер районнарда җылылык 35 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Алдагы көннәрдә дә 30 градус булуы көтелә. Урыны белән яшенле яңгыр яварга мөмкин. Синоптиклар шушы берничә көндә көчле җил буласын да фаразлый. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең рәсми сайтында, көннәрнең эссе торуы аркасында, урманнарда янгын куркынычының (4 класс) артуы турындагы кисәтү дә басылган.
Эсселектән кешеләр генә түгел, үсемлекләр дә газап чигә.
– Игеннәрнең нәкъ үсеш чоры хәзер, – ди Лениногорск якларында гомер итүче Ринат Ибраһимов. – Көзге культуралар серкәләнер, башак чыгарыр вакыт якынлаша. Игеннәр өчен яңгырлар бик кирәк вакыт. Күпьеллык күзәтүләремнән чыгып шунысын да әйтергә кирәк: сынамышлар буенча кайбер нәрсәләр туры да килми. Шулай да өмет итәм әле. Пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә безнең якта да яңгырлар яумасмы дигән өметем бар. Булмаган очракта, августка кадәр коры һава тормас микән дигән шик тә туа. 2010 ел кебек булмас, әмма шуңа тартым кебек.
Озак еллар агроном булып эшләгән Ринат ага Ибраһимов эштән туктаса да, әле дә тикшерүләрен дәвам иттерә. Шәхси хуҗалыгындагы барометр алдагы көндә 4 мм аска таба төшкән булган. Инде кичә 757 мм күрсәткән. Аска таба төшкәч, көннәрнең бераз үзгәрәсенә дә өмет иткән ул. Тик... “Көннәрнең ничек киләсен Аллаһы Тәгалә генә белә”, – ди Ринат ага. Үзенең күзәтүләреннән чыгып, җомга көннәреннән соң кызулар, бәлкем, сүрелер дигән өмете дә бар әле. “Төннәрен дә суык түгел. Кичә Лениногорскида төнге бердә 21 градус җылы иде, көндезге 11ләр тирәсендә үк 28гә җитте”, – ди Ринат абый.
Бар гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Ринат ага узган елгы кебек уңыш алып булмас дип тә борчыла. “Вакытында чарасын күргән, чүп үләннәр, корткычлар белән көрәш алып барган хуҗалыклар гына уңышка өметләнә алыр быел. 15-18 центнер чамасы гына чыгар кебек, – ди ул. – Мондый вакытта тамыразыкларга бик кыен. Аларга да дым кирәк. Бәрәңге чәчәк атарга әзерләнә. Чөгендер ничек булыр? Кукурузга да яңгырсыз булмый. Бу хәлләр уйландыра, билгеле”.
Күпләребезнең кәрәзле телефонына МЧСтан, республикада көннәрнең эссе торуы аркасында, моңарчы күрелмәгән еланнарның артуы турындагы хәбәр килеп иреште. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге белән элемтәгә чыктык. Алар мондый эчтәлектәге кисәтү хәбәренең үзләренә дә килеп ирешүен, моңа аптырауларын әйттеләр. “Без мондый смсны таратмадык, хәзер ачыклау эшләре алып барабыз. Хәбәрдә ЧР диелгән. Чувашия Республикасы яки Чечня Республикаларында булуы бар, бездә хәл тотрыклы”, – диде матбугат үзәге хезмәткәре Марат Рәхмәтуллин. Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк: эссе көннәрдә еланнарның активлыгы күзәтелә. Табигатьтә булганда, саклык чаралары күрү артык булмас анысы.
Эсселектән качарга теләп су коенучылар арасында да зыян күрүчеләр саны артканнан-артып бара. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы балаларны су янына үзләрен генә җибәрмәскә, бары тик тиешле урыннарда гына коенырга, исерткеч эчемлек эчеп кермәскә киңәш итә. Халыкның уяулыгын арттыру максатыннан, Казанның “Түбән Заречье” пляжында белгечләр суда коену күнекмәләрен, беренче ярдәм кагыйдәләрен дә өйрәттеләр. Тик, ни кызганыч, суда батучылар турындагы күңелсез хәлләр төрле районнардан килеп тора. Шушы көннәрдә генә Питрәч районында исерек ир вафат булган. Азнакай районында 17 яшьлек Башкортстан егете баткан. Тукай районының “Салават күпере” ял базасында ике өлкән кеше, бер бала аздан гына су төбенә китми кала. Бары янәшәдәгеләрнең ярдәмгә ашыгуы аркасында гына, аларның гомерләренә куркыныч янамый.
Матбугат.ру
Нет комментариев