Теләче Информ

Бакча – эшме, әллә җәфамы?

Май җитә, бакча эше башлана. Безнең халык яз бәйрәмнәрен кулына тырма-көрәк тотып уздырырга гадәтләнгән. Эш тә эшләнә, сәламәтлеккә дә файдасы бар. Әйтик, бакчада казынуның кан тамырларына һәм йөрәк эшчәнлегенә уңай йогынтысы бар, диләр. Әмма белгечләр артыгын мавыкмаска киңәш итә: баксаң, бакча эшләре башлангач, нәкъ менә йөрәк һәм кан тамырлары авырулары көчәя икән. Озак вакыт башны иеп, тезләнеп эшләсәң, кан басымы арта. Бөкрәю умыртка баганасына зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә өч сәгатьтән артык эшләмәскә киңәш итәләр. Сезнең өчен бакча – эшме, әллә җәфамы?

Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган артисты:

 
– Без, гадәттә, Май бәйрәм­нәренә туган якларга – Актаныш районындагы Зөбәер авылына кайтабыз. Шуңа күрә аңа кадәр өйдәге эшләрне бетерергә тырышабыз. Бу көннәрдә ишегалларын, урамнарны, беседкаларны тәртип­кә китерәбез, кышкы кием­нәрне урнаштырабыз, тәрәзәләрне юабыз. Быел теплицага берни дә утыртмаска булдык. Бары тик бакчадагы агач­ларның корыган ботакларын кисеп, агартып, чистартып куячакбыз. Авылда да ишегалдында эшебез күп. Ике йорт булгач, җыештырасы җирләр шактый. Озын-озак ялларда бөтен туганнар кайтып, кишер, чөгендер ише яшелчәләрне утыртабыз, бәрәңге чыгарабыз. Җир җи­тешсә, кайбер елларны утыртып та килгән чаклар бар. Кеше күп булганда мондый эшләрне бик яратам мин, ул рәхәтлек кенә бирә. Бергә булганда, эшләрне тиз генә эшләп бете­рергә тырышабыз. Мәктәптә укыганда басуда да, бакчада да ялгызыма гына эшләргә туры килгән чаклар булды. Менә шунысы бик күңелгә тия торган иде. 

Әлфия Галиәхмәтова, блогер, Түбән Кама:

 
– Бакчада эшләп авырып кит­мәс өчен, мин алдан әзер­ләндем. Кыш буе чаңгыда йөрдем. Әле апрельнең уннарында гына туктадык. Хәзер көн саен, иртән торып, 10 чакрым араны таякка таянып үтәбез. Йөреп кайткач, гәүдәләр рәхәтләнеп китә. Бакча сезонын узган атнада ук ачып җибәрдек. Май бәйрәмнәрендә әллә нәрсә эшләп булмас инде ул. Ял итәрбез дип торабыз. Балалар белән бергә җыелгач, эш тә күп тими. Әле менә урманда еланнар күреп кайттык. Өерләре белән яталар. Тиздән көн­нәр җылытыр болай булгач, дип торабыз. Кыш көне артык хәрәкәт­ләнмәгән кешеләр кисәк каты эшләп ташламасын. Үз йортлары белән торганнарга ашыкмыйча, көн саен бераз эшләү комачау итмәс. Белгечләр белми сөйләмәс.


Мөнир Абдуллин, журналист:

 

 
– Балачакта авыл бакчасында күп эшләдек. 25 сутый бакчаны казып утырта идек. Шәһәргә килгәч, бакча нәрсәгә ул, дип әйтә башладык. Гаилә коргач та, алмадык. Берничә тапкыр җир кишәрлеге бирделәр, баш тарттык. Эшләгән кешенең анда маташырга вакыты җитми, олыгайгач, эшләү авыр. Хәзер бөтен нәрсә бар, бакча дип ул кадәр үлеп торасы юк. Бакчада озак бил бөгү күңелсез тәмамла­нырга мөмкин. Көрәген тоткан килеш инсульт булган кешеләрне беләм. Бакчаның җимешен ашарга гына рәхәт, эшләү интектерә. Аннары утына, суына түләүне, кишәр­лек, милек салымнарын да исәплә­сәң, аның чыгымлы булуын аңлый­сың. Җәйне болай да әйбәт үткә­рәбез. Базардан яшелчәне, җиләк-җимешне сайлап алып ашыйбыз.

Нариман Камалов, бакчачы, шагыйрь:

 
– Якында гына булгач, бакчага көн саен йөрим. Кичә суык була дигәч,  роза чәчәкләре өстенә кап­лап кайттым. Кар эреде инде. Беркөнне корыган чүп-чарларны җыештырып яндырдым. Агач­ларның кәүсәләрен буядым. Эш бетәсе юк. Яшем – 77дә. Шуңа күрә сәламәтлегемә зыян китермәслек итеп, әкрен генә эшлим. Бакчада күпме эшләсәң дә арытмый. Дүрт дивар артында ятканчы, бакчада кыймылдып йөрү күпкә файдалы.  Хәзер менә агач-куакларны ялгау эшенә керешәчәкмен. Өйдә утырткан грушаны бакчадагысы белән ялгыйм. Күңел хәзер бакча дип ашкынып тора.

Назыйф Хәбибрахманов, умартачы, фермер:


– Без, авыл халкы, бәйрәм көннәрен махсус көтмибез анысы, көндәлек эшләрне төгәлләп барабыз. Сарыклар ашатабыз, бакчаны, умарталыкны чистартабыз, агачларны агартабыз. Узган ел бал уңышы бик мулдан булмаган иде. Быел кортлар яхшы кышлады. Безнең өметләр зурдан да, Ходай ничек бирә бит. Һава торышлары ничек килер тагын. Май башында сарык йоннарын алдырырбыз дип торабыз. Бу көннәрдә ферма янына күпләп миләш агачлары, алмагачлар утырту эшләре белән мәш­гульбез. Миләш кешегә дә, сарык­ларга да файдалы. Матур да, кортларга да кирәк. Күңел биреп ­эш­ләгән эшнең берсе дә авыр тү­гел. Яратмыйча эшләсәң, анысы ме­нә бик авыр. Телевизор, компьютер каршында утыру, кире­сенчә, ныграк арыта. Газап бит ул. Организмга хәрәкәт кирәк аңа. Ким дигәндә ун чакрым юл узарга тиеш кеше.

Фото: https://pixabay.com | Goumbik

http://www.vatantat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: