19 апрель 2019 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов: Җирле үзидарә органнарына ярдәм хакимиятнең игътибар үзәгендә булачак
Быел Татарстанда 11 авыл җирлеге административ бинасы төзелеп, 31ен төзекләндерү планлаштырыла.
-
Рөстәм Миңнеханов: «Казаноргсинтез»ның бурычы – елына бер млн тонна полиэтилен җитештерү
2018 елда компаниядә 989 мең тонна продукция эшләп чыгарылган, шуның 715,6 мең тоннасы - полиэтилен.
-
Татарстанда 400 квадрат метрдан артык мәйданлы сыер абзарының түбәсе янып беткән
Башлангыч фаразлар буенча, янгын электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан.
-
Матур чебеш авыру тавык булмасын. Кош-корт сату-алуда үзгәрешләр бар?
Яшел хәтфә үләннәр тишелеп чыгып, кояш нурлары яктысы күзләрне генә түгел, җылысы белән тәннәрне дә иркәләгән көннәрдә авыл халкы өчен күңелле дә, мәшәкатьле дә вакыт башлана. Бакча, терлек абзары, ишегалдындагы эшләрне тәртипкә китерүдән тыш, кош-корт сатып алу, чеби, каз бәбкәләре үстерү мәшәкатьләре дә өстәлә.
-
Бакча – эшме, әллә җәфамы?
Май җитә, бакча эше башлана. Безнең халык яз бәйрәмнәрен кулына тырма-көрәк тотып уздырырга гадәтләнгән. Эш тә эшләнә, сәламәтлеккә дә файдасы бар. Әйтик, бакчада казынуның кан тамырларына һәм йөрәк эшчәнлегенә уңай йогынтысы бар, диләр. Әмма белгечләр артыгын мавыкмаска киңәш итә: баксаң, бакча эшләре башлангач, нәкъ менә йөрәк һәм кан тамырлары авырулары көчәя икән. Озак вакыт башны иеп, тезләнеп эшләсәң, кан басымы арта. Бөкрәю умыртка баганасына зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә өч сәгатьтән артык эшләмәскә киңәш итәләр. Сезнең өчен бакча – эшме, әллә җәфамы?
-
ОСАГО һәм касконы берләштерергә тәкъдим иттеләр
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев әлеге идеяне кызыклы дип тапкан.
-
Татарстан мөфтие Бәраәт кичәсе якынлашу уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте
Бәраәт – Рамазан якынлашуы хакында хәбәр бирүче, ислам календаренда иң мөбарәк кичәләрнең берсе.
-
Ришат Төхвәтуллин фонарьлар белән, баянга концерт куярга мәҗбүр була
18 апрельдә, Туймазы районының Кандра авылында, Ришат Төхвәтуллин утсыз концерт куйган.
-
"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның нәтиҗәле эшчәнлеген оештыру чарасы буларак театр һәм музыка"
19 апрель көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базасында районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен семинар узды: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның нәтиҗәле эшчәнлеген оештыру чарасы буларак театр һәм музыка".
-
“WorldSkills Tuliachi Junior-2019” ярышлары үткәрелде
19 нчы апрель көнне Теләче урта мәктәбендә район буенча “WorldSkills Tuliachi Junior-2019” ярышлары үткәрелде.
-
Казанда машина астына эләккән 82 яшьлек әбинең ике аягы да сынган
Тиешле булмаган урында юл аркылы чыгарга уйлаган өлкән яшьтәге хатын-кызны «Форд Фокус» автомобиле бәрдергән.
-
Киләсе атнада Татарстанда 20 градус җылы булачак
Синоптиклар бу елның язгы-җәйге чорында уртача янгын куркынычы саклана дип саныйлар.
-
МЧС предупреждает
В связи с установившейся теплой сухой погодой на территории республики с каждым днем увеличивается количество пожаров связанных с сжиганием травы и мусора, также в Республике Татарстан зафиксирован рост количества погибших при пожарах людей.
-
Бүген- хезмәткәрләр, иртәгә - җитәкчеләр
Санитар-экологик икеайлык уңаеннан, районда өмәләр башланды. Мәсәлән, бүген Теләченең үзәк урамында “Җомга өмәсе” үткәрелде.
-
Илсөя Бадретдинова Гөлсирин Абдуллинага: "Күрәселәрең алда әле..."
Дуслык Купере гастрольләреннән видео.