Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

БДИдан 400 балл җыйган Руслан Сәлимгәрәев: "Гел 100лекләр күргәч, сайт ватылган дип уйладым"

Мәскәүнең 179нчы мәктәбе укучысы Руслан Сәлимгәрәев БДИ тарихында беренче тапкыр 4 имтихан буенча 400 балл алган. Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов фикеренчә, моңа гаҗәпләнергә кирәкми, алга таба да шушындый нәтиҗәле балалар булачак

Руслан Сәлимгәрәев рус теле, профильле математика, биология һәм химиядән БДИ тапшырган.  Аларның һәрберсеннән максималь – 100әр балл алган.
 
Руслан башта бу хәбәргә үзе дә ышанмаган. "Дөресен генә әйткәндә, мин дәүләт хезмәтләре порталы ватылган да һәм миңа әллә ничә тапкыр 100 балл җибәреп ята, дип уйладым. БДИга безне мәктәптә әзерләделәр, олимпиадаларда уңышка ирешкәч, миңа математика, рус теле һәм химиядән имтиханнардан җиңелрәк булды. Ә биологиядән андый ук ышаныч булмады, шуңа күрә соңгы айда репетиторга йөрдем. Бәлки, бу үз-үземне тынычландыру өчен кирәк булгандыр. Минем имтиханнарны яхшы тапшырасым килде, чөнки 11нче сыйныфта МДУга керү теләге уянды", – дип китерә Руслан сүзләрен РИА Новости.
 
Хәзер ул М.В. Ломоносов исемендәге МДУның биоинженерия һәм биоинформатика факультетына керергә җыена. Шулай ук МФТИга да документларын бирермәкче. Анда исә егетнең олимпиада нәтиҗәләрен исәпкә алалар. Шуңа күрә укырга керә алмасмын дигән борчуы юк.
 
Руслан укый торган 179нчы мәктәп директоры Павел Якушкин да укучысын мактап кына тора: 
 
– Менә дигән егет, соңгы өч ел эчендә ул берничә дистә грамота алды, мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында төрле предметлар буенча призер да, җиңүче дә булды. Алар арасында астрономия, математика, физика, биология һәм башкалар бар.
 
Моңа кадәр 2013 елда Кировның чыгарылыш сыйныф укучысы рус теле, химия, биология һәм физикадан 100әр балл алган иде.
 
Фото: Руслан Сәлимгәрәевның Вконтакте сәхифәсеннән
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев