Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Эшчеләр эштә авырый

Офиста эшләүчеләрнең яртысы авыруларын эш урынында, аяк өстендә үткәрә. Төрле оешмаларда эшләүче 1500 кешене сораштырганнан соң, шундый нәтиҗәләр билгеле булган.

Сораштырылучыларның 52 проценты больничный алмый, моны алар эшләренең күп булуы белән һәм аларны алмаштырырга кеше булмау белән аңлата. Эшчеләрнең 42 проценты, үзләре дәвалануны кулайрак күреп, табибларга мөрәҗәгать итми. Өстәвенә авыручыларның күбесе дарулар белән түгел, ә халык медицинасы чаралары ярдәмендә дәвалана. Респондентларның 29 проценты, эшебезне калдырсак, акчасыз калабыз дип куркып, авырган килеш тә эшли. Ә менә сораштырылучыларның 8 проценты аларны хуҗалары авырган килеш эшләргә мәҗбүр итүләрен әйткән.
Салкын тиюләрне профилактикалау өчен, сораштырылучыларның 45 проценты халык чараларын (суган-сарымсак ашый, лимон һәм бал белән чәй эчә) кулланса, 43 проценты вируска каршы даруларны яки иммунитетны ныгыта торган препаратлар эчә. Респондентларның 11 проценты прививкалар ясатуны яхшы дип саный, 5 проценты битлекләр киеп йөри.

Чыганак: СӘЛАМӘТЛЕК ТЕЛИМ СЕЗГӘ |БУДЬТЕ ЗДОРОВЫ|ТАТАРСТАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев