Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

«Октябрьдә матур көннәр әле булачак, ә менә гыйнварда озакка сузылган суыклар көтелә»

Халык арасында, миләш күп булган елны кыш суык килә, быел миләш күп булды, зәмһәрир салкыннар килмәгәе, дигән сүз таралды.

Көннәр кинәт суыткач, кышка чынлап та күп калмаган кебек тоела башлады. Газетабыз белән һәрдаим элемтәдә торган халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиевкә шалтыратып, кышның ничек киләчәген сораштык.

– Миләшне алай күп дип әйтмәс идем, елдагыча булды. Ә менә кыш суык килергә охшап тора. Каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа, кыш суык килә дигән әйтем дә бар. Быел яфраклар чынлап та очыннан саргая. Кырау да бик каты төште, ул да кышның салкынлыгына бер ишарә. Декабрь алай суык булмас, ә менә гыйнварда озакка сузылган суыклар көтелә. Февральнең дә бер өлеше суык булыр дип көтелә, – диде ул безгә.

Аның каравы Әмир абый тиздән әбиләр чуагы көтелә дип юатты.

– 13 сентябрьдә җәй бетте генә, аны күпләр әби чуагы дип кабул итте. 20сендә башланган әбиләр чуагы озак булмады, биш кенә көнгә сузылды. Салкыннар килеп, ул бүленде. Октябрьдә матур көннәр әле булачак, – ди халык синоптигы.

shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев