3 октябрь 2018 яңалыклары
-
Тагын балалар бакчасына түләү арта
Яңа елдан Татарстанда балалар бакчасына түләү сигез процентка арта. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган.
-
«Октябрьдә матур көннәр әле булачак, ә менә гыйнварда озакка сузылган суыклар көтелә»
Халык арасында, миләш күп булган елны кыш суык килә, быел миләш күп булды, зәмһәрир салкыннар килмәгәе, дигән сүз таралды.
-
4 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр "Теләче" газетасына ташламалы бәядән язылып булачак
4 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр республикада нәшер ителүче вакытлы матбугатка, шул исәптән “Теләче” газетасына да, 2019 елның беренче яртыеллыгы өчен юнь бәядән язылып калырга мөмкин.
-
Казан урамында адашкан бәрән аркасында “бөке” барлыкка килгән
Казан урамында адашкан бәрән йөрү сәбәпле, юлда “бөке” барлыкка килгән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар шәһәрнең төрле почмакларыннан бәрән фотосын куя.
-
Татарстанда фаҗигале рәвештә яшь ярымлык бала үлгән
Казанда Республика балалар клиник хастаханәсендә яшь ярымлык бала үлгән. Кайнар суга пешкән баланы хастаханәгә Биектау районыннан китергәннәр. Бу хакта “Татар-информ”га әлеге райондагы шәхси чыганак хәбәр итте.
-
“Россия – минем тарихым” Казан паркы Тарихи парклар ассоциациясенә кергән
Казан тарихи паркы бер ел дәвамында диярлек эшли һәм ул дүрт экспозициядән тора.
-
Сатлыкҗан гына түгел, куркак та икән
Гомерең буе ышанып яшәгән кешедән гайрәт чигү бик авыр хис икән. 30 елга якын бергә яшәгән иремне мин бөтен яктан да беләм дип уйлый идем
-
Казан Кремле янында йөрүче төлкене видеога төшергәннәр
Шаһитлар төшергән кадрлар социаль челтәрләрдә чыкты.
-
"Без синең белән аерылышуга таба барабыз ахры…" (ЭКСПЕРИМЕНТ)
"Без синең белән аерылышуга таба барабыз ахры…" – дим, эштән кайтып, өстәл артына утырган иремнең алдына аш тәлинкәсен куеп. Аның ризык кабарга дип ачылган авызы ябылмыйча кала. Ә мин, икенче якка борылып, «тәүбә»ләремне әйтеп алам. Уйнап сөйләшмә, уйлап сөйләш, диләр бит, Аллам сакласын!
-
3нче номерлы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар үзләренең әби-бабайларына А. Алиш әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр (ФОТО)
2 октябрь көнне өлкәннәр көне уңаеннан әби-бабайлар алдында Теләченең өченче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркем балалары Абдулла Алишның "Дус булыйк без мәңгегә" дип аталган әкият-тамашасын күрсәттеләр.
-
Футбол. Чемпионнар лигасы. ЦСКА-Реал Мадрид 1-0. Бу ничек булды, кызыклы мизгелләрне тагын бер карыйбыз (ВИДЕО)
Кичә Мәскәүнең ЦСКА футбол командасы данлыклы "Реал Мадрид" командасын 1-0 исәбе белән җиңүгә иреште.