Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Табиб тупыл мамыгыннан ничек сакланырга кирәклеге хакында сөйләде

Тупыл мамыгы очканда күзлек кияргә һәм борынны диңгез суы белән чайкарга кирәк.

Тупыл мамыгыннан саклану өчен күзлек кияргә һәм борынны диңгез суы белән чайкарга кирәк, дип белдерде Мәскәүнең 52нче шәһәр клиник хастаханәсе аллергология һәм иммунология үзәгенең консультация-диагностика бүлеге мөдире Елена Бобрикова. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Табиб искәрткәнчә, күзлек мамык һәм серкәдән сакласа, тоз эремәсе исә борынга кергән серкәне юдырып чыгарырга ярдәм итәчәк. «Шулай ук тамакны физиологик эремә белән чайкату һәм күзләрне диңгез суы препаратлары белән юу да файдалы», - диде Бобрикова.

Аның сүзләренчә, тупыл мамыгы үзе аллерген түгел. Шулай да ул үз өслегендә кыяклы һәм болын үләннәренең серкәсен адсорбацияли. Бу исә, үз чиратында, аллергия китереп чыгара һәм әлеге үләннәрнең таралуына ярдәм итә.

Фото: https://pixabay.com | Hans

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев