Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Татарстан Республикасында Рамазан ае 15 июньдә Ураза бәйрәме белән төгәлләнә

Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында Рамазан ае зур әһәмият бирелеп һәм нәтиҗәле уза. Ай буена республикабызның барлык мәчетләрендә тәрәвих намазлары укыла. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасының 40 мәчетендә Рамазан ае дәвамында Коръән тулысы белән укыла.

Татарстан Республикасында Изге Рамазан ае 15 июньдә Ураза бәйрәме белән төгәлләнәчәк.

Җомга көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм республика мәчетләрендә таң атуга Коръән уку белән башланачак. Авыл җирлегендә бәйрәм намазы кояш чыгып 30 минут узгач укылачак, ә республика шәһәрләрендә гает намазы иртәнге 07.00 сәгатьтә кылыначак.

Мәчетләрдә имам вәгазьләре кояш чыгу белән башланып китәчәк. Башкалабыз Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. 6 сәгать 40 минутта мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк.

Мөфти вәгазеннән соң 07.00 сәгатьтә мөселманнар гает намазын укыячак һәм алга таба (07.05 сәгатьтә) хөтбә укылачак.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев