Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Төнлә дә татарча мультфильмнар күрсәтәчәк “Шаян ТВ” каналы рус телендә презентация ясады

Казан Кремлендә “Шаян ТВ” республика балалар телевизион каналы рус телендә тәкъдим ителде. Әлеге презентация «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Балаларны яклау көнендә үтә торган «Без Кремльне яратабыз» традицион фестивале кысаларында оештырылган иде. Яңа каналны телевидение алып баручысы Айзилә Батырханова алып барды.

Проектның зур экрандагы презентациясе һәм алып баручының шәрехләүләре буенча балалар яңа каналда атнага бер тапкыр “Бергәләп өйрәник”, “Кичке әкиятләр”, “Тереклек дөньясында”, “Галәм киңлекләрендә”, “Ябалак апа дәресләре”, “Акыл баттл”, “Җырлы селфи” кебек тапшырулар булачагын, бик күп кызыклы мульфильмнар һәм мультсериалларның татарчага тәрҗемә ителгәнен белде.

Фестиваль "Мы любим Кремль"

“Шаян ТВ” каналы тапшыруларын хәзер ТНВ каналында 15.00 сәгатьтә көнгә бер сәгать карап була. Бу каналның “ТНВ-Яңа гасыр” структурасында булуы белән бәйле. 15 октябрьдән ул тәүлек әйләнәсе эшли башлаячак, Айзилә Батырханова балаларга вәгъдә иткәнчә, “төнлә дә мультиклар күрсәтәчәк”. Телевидениедә бөтен тапшырулар да татар телендә булачак, ә реклама ике телдә барачак. Тапшырулар 3 - 7, 7 – 11, 11 – 15 яшьлек балалар өчен эшләнә.

Тиздән каналның үз рәсми сайты барлыкка киләчәк. Әлегә телевидениенең үз "кнопкасы" буласы-булмаячагы билгеле түгел. 

Ярты сәгать чамасы барган презентациянең беренче өлешендә тапшырулар анонсланса, икенче өлешендә балаларга сораулар биреп бүләк алу мөмкинлеге тудырылды. Балалар куянның колагы нигә озын, аюның нигә койрыгы бар кебек сораулардан тыш, Айзиләгә ничә яшь булуын да, рекламаның нинди телдә бирелүен дә сораштылар.Фестиваль "Мы любим Кремль"Сораулар бирүче һәм ул сорауларга җаваплар табучыларга “Шаян ТВ” логотибы төшерелгән футболкалар, блокнотлар, ручкалар һәм аяк киеме салып йөри торган рюкзак тапшырылды.

Айзилә Батырханова тамашачыларны “Шаян ТВ” балалар каналының төп геройлары һәм алып баручылар – Шаян белән Биби белән таныштырды. Алар кастинг аша үтеп сайлап алынганнар. Шаян образында – Казанның 93нче мәктәбе укучысы Илдар Гыйниятов, Биби – Самирә Йосыпова, Биектауның 4нче гимназиясе укучысы.Фестиваль "Мы любим Кремль"

Рузилә Мөхәммәтова

Татар -информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев