Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Йөкле хатыннарга пособие билгеләү кагыйдәләре үзгәрде

Иминият акчасын билгеләгәндә иминиятләштерүче (Россия Федерациясе Социаль иминият фонды), эш бирүче һәм иминиятләштерелгән зат арасындагы үзара элемтә тәртибе үзгәрәчәк.

2022 елның 1 гыйнварыннан вакытлыча эшкә сәләтсезлек, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр гаризадан башка гына билгеләнә, ә больничныйлар электрон форматка күчә.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«2022 елның 1 гыйнварыннан Россия мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча пособие билгеләүнең гаризасыз алымына күчәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, иминият акчасын билгеләгәндә иминиятләштерүче (Россия Федерациясе Социаль иминият фонды), эш бирүче һәм иминиятләштерелгән зат арасындагы үзара бәйләнеш тәртибе үзгәрәчәк», — дип искәрттеләр министрлыкта.

Комментарий нигезендә, вакытлыча эшкә сәләтсезлек (шул исәптән җитештерүдәге бәхетсезлек очрагы һәм һөнәри авыруга бәйле рәвештә), йөклелек һәм бала табу буенча пособие гариза тапшырмыйча гына, эшкә сәләтсезлек буенча электрон документ нигезендә билгеләнәчәк. 

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев