Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССР төзелүгә 100 ел

Фатыйх Хөсни өчен тавыш бирик

Хәзерге вакытта Теләче районыннан кандидат өчен 366 тавыш бирелгән.

Фатих Хөснетдинов 1908 елның 3 февралендә Русиянең элекке Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Саба районы) Олы Мәтәскә дигән авылда урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә һәм 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң яңа ачылган совет мәктәбендә ала. 1924-1929 елларда Казандагы М.Вахитов исемендәге ун сыйныфлы күргәзмә-тәҗрибә мәктәбендә укый. Шунда укыганда каләм тибрәтә башлый: 1927-1930 еллар арасында Казанда чыккан «Безнең юл» журналы, «Авыл яшьләре», «Яңалиф», «Атака» журналлары битләрендә яшь авторның дистәләгән романтик рухтагы лирик шигырьләре дөнья күрә. Каләмен әдәбиятның башка жанрларында да сынап карый: Казан шәһәре һәм халкы тормышыннан очерклар, репортажлар бастыра, «Луиза», «Машиналар арасында мәхәббәт» дигән поэмаларын, «Көрәш кызы», «Усаллар» исемле беренче тәҗрибә драмаларын яза.

Дуслар, актив булганыгыз өчен рәхмәт. Якташыбыз өчен тавышны сайтта http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm?action=passed сылтамасы аша кереп бирергә мөмкин. “Якташың өчен тавыш бир!” акциясендә алга таба да актив катнашыйк!

Ватан сугышыннан соңгы елларда Ф.Хөсни үзенең проза остасы буларак иҗади йөзен билгели торган күләмле әсәрләрен — «Җәй башы» (1950), «Авыл өстендә йолдызлар» (1953), «Җәяүле кеше сукмагы» (1957), «Утызынчы ел» (1962), «Гыйльмениса һәм анын күршеләре» (1968), «Мәйдан» (1970), «Алтын эзләүчеләр» (1973), «Без яшь идек» (1975), «Картая белмәс картлык» (1977) кебек психологик пландагы повесть һәм романнарын иҗат итә. Катлаулы тормыш мәйданында төрле язмыш кичергән кешеләрнең эчке дөньясына тирән үтеп кереп, аларның көнкүрешен, уй-хыялларын, шатлык-кайгыларын, өмет-теләкләрен заманның тарихи-иҗтимагый вакыйгалары фонында үз каләменә хас психологик нечкәлек белән сәнгатьчә гәүдәләндергән бу әсәрләр илленче-җитмешенче еллардагы татар прозасының җитди казанышлары исемлегендә лаеклы урын биләп торалар. «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» дигән повесте һәм шул исемдәге китапка кергән бер төркем сайланма хикәяләре өчен Ф.Хөсни 1972 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Ул озакка сузылган каты авырудан соң 1996 елның 19 маенда Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җир куенына иңдерелә.

#НашЗемляк100ТАССР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев