Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Алсу һәм Азат Фазлыевлар: “Әнинең рухын пычратмагыз, зинһар!”

Фазлыевларның уңышка ирешүе халыкта нишләп шулкадәр негатив фикерләр уятты? Әллә халык алдына кыйммәтле машинаны куеп җырчы хата җибәрдеме?

Шушы сорауларга җавап эзләп Акчарлак хәбәрчесе үзләренә шалтыраткан.

– Әниегезнең китүе белән машина алу ничек шулай икесе бер вакытка туры килде ул, Алсу? 

– Бу тормышта ак полоса белән кара полоса чиратлашып бара. Белмим, ничек шулай туры килгәндер. Декабрь аенда ук квалификацияне япсак та, документлар җибәрү, оештыру эшләре белән машина алу соңгарак калды һәм нәкъ шул көнгә туры килде. Минем үз гомеремдә мондый кәеф “перепад”ы булганы юк иде. 14 март көнне иртән почтама Новосибирскидан “Машинагыз кайтты, килеп алсагыз була”, дип хат килде. Безнең оешма Новосибирскиныкы. Мин бу хәбәргә шулкадәр сөендем, чөнки үз гомеребездә мондый зур нәтиҗәгә ирешкән юк иде. Эшләгән эшебезнең иң зур бүләге бу. Укытучы булып та, башка җирдә эшләсәм дә, аның кадәр бирмәсләр иде миңа. Бик нык сөендем, иртәдән күтәренке кәефтә йөрдем. Нәкъ шул көнне кич белән, сәгать 9да минем каенанам үлде. Уйлап карагыз, күтәренке кәефем кисәк кенә иң түбәнгә төшеп китте. Менә шулай туры килде инде. Аннан машина алуны кичектердек, шулай да гел машинаны автосалонда тотып булмый бит. Ул бит безгә дип кайткан машина.

– Машина аласыгызны әниегез белгән бит?
Алсу:

– Белде. Безнең бит инде ул декабрь аенда ук билгеле иде, кычкырып кына йөрмәдек. Бу безнең эшләгәнебез өчен бирелгән машина. Әле аның өчен 3 ел эшләп түлисе бар. Без эшләгән оешма тормышыбызга нәкъ менә әнигә акча кирәк булган вакытта килеп керде. Әнине дәвалау өчен бик зур сумма, миллионнар сорадылар. Җырлап кына, банкетлар белән генә аны түләп бетерә алмаган булыр идек. Әнигә 2-3 көн эчендә чит илгә китәргә кирәк булгач, дусларыбыз хәйрия концертлары оештырды. Без бу турыда алардан сорамадык та. Шуңа бик зур рәхмәтле без аларга. Халык та бик нык ярдәм итте. “Концерт оештырып кына бу сумманы җыеп булмый. Счетыгызны куегыз, бергәләп җыябыз”, дип яздылар.

 

– “Җыелган сумманы авыру балаларга тапшырдык”, дип яздыгыз. Дөресме, Азат?

– Әйе, җыелган сумманы әни исән чагында ук 7 авыру балага бүлеп бирдек. Бу турыда әни белде. Ул балаларның өйләренә барып, фотоларга төшеп акчаны биреп кайттым. Без аларны “инстаграм” битебездә күрсәттек. Һәрберсе белән төшкән фотолары бар. Әнине дәвалау өчен күп артистлар концерт ясарга булышты. Ә менә Илсөя Бәдретдинова белән Алмаз Мирзаянов үзләренең бер концерт акчасын биргәннәр иде һәм без ул акчаларны да алар әйтүе буенча авыру балаларга бирдек.

– Сез үзегез дә октябрьдә бер концерт акчагызны авыру балага күчердегез түгелме соң?

– Әйе. Анысын кычкырып йөрмибез. 2 ел элек без үзебез дә 11 хәйрия концерты оештырдык. Быел да 15 апрельдә, 22,23 майларда Хәйрия концертында катнашырга теләгебезне белдердек. Безгә вакытында ярдәм иткәннәр икән, без дә ярдәм итәбез. Әни бик яхшы кеше булды. Һәм начар ниятле кешеләрнең безне борчып, әнинең рухын пычратмауларын сорап калабыз. 

– Сезгә негатив комментарийлар язучыларга җавап бирәсезме?

– Башта һәрберсенә җавап биреп барып, аңлатырга тырышкан идек. Ләкин соңыннан шул начар фикер язучы кешеләрнең “Инстаграм” битенә кереп карагач, аларның “фейк” (ялган, качып башка кеше исеме астында утыручы кешеләр) икәне билгеле булды. Авыру кешеләр дә була бит. Андыйлар белән көрәшүдән мәгънә юк. Аңлаган кеше безне аңлый. Күреп торалар. Негатив язучылар булды һәм булачак. “Болар баеды хәзер”, дип уйламасыннар. Безнең әле хәзерге көндә әни өчен түлисе бик күп миллионнарыбыз бар. Аннан тыш үзебезнең кредитларыбыз. Шуңа күрә без көне-төне эшлибез. Бурычларны вакытында түләп бетерергә кирәк. Көнгә 3-4 сәгать кенә йоклыйбыз. Кичә менә, ниһаять, күпме вакытка бер 7 сәгать йокладык.

– Машинагызны ни өчен кеше күз алдына куйдыгыз?

– Ни өчен куйдыкмы?...

– Әниегез төшегезгә кермиме?

– Азатның абыйсының төшенә керде. Әни анда ...

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 11 апрельдә чыккан 14 саныннан укыгыз.

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев