Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Айгөл Бариеваның туган көнендә яңа клибы дөнья күрде! (ВИДЕО)

22 августта Айгөл Бариеваның туган көне булып узды. Җырчыны иртүк торуга берсеннән-берсе күңелле сюрпризлар көткән. Тормыш иптәше белән балалары бүлмәләрне шарлап белән бизәп, Айгөлне зур чәчәк бәйләме һәм бүләк белән сөендергән. Махсус Айгөл өчен туган көн торты да әзерләгәннәр. - Быел туган көнемне үткәрергә исәп юк иде. Ләкин көтмәгәндә җырчы...

22 августта Айгөл Бариеваның туган көне булып узды. Җырчыны иртүк торуга берсеннән-берсе күңелле сюрпризлар көткән. Тормыш иптәше белән балалары бүлмәләрне шарлап белән бизәп, Айгөлне зур чәчәк бәйләме һәм бүләк белән сөендергән. Махсус Айгөл өчен туган көн торты да әзерләгәннәр.



- Быел туган көнемне үткәрергә исәп юк иде. Ләкин көтмәгәндә җырчы Фәридә һәм башка якын дусларым килеп керде. Үзләре теләк белдереп килгәч, мин рәхәтләнеп күңел тулып каршы алдым, - дип сөйләде Айгөл Бариева.


Моннан тыш, Айгөлнең туган көненә тагын бер көтелмәгән бүләк булган - "Яши, яши..." җырына төшерелгән клибы табадан төшкән. Клипның режиссеры - Замирә Рәҗәпова, операторы - Илдар Әхмәтов. Сюжеты бик кызыклы. Айгөл күптәнге хыялларын тормышка ашыра: дельфиннар белән йөзә, сыер сава, атта һәм велосипедта йөрергә өйрәнә.

Эльмира ШАКИРОВА
Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев