Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Айнур Сөләйманов: "Татарстан президентына үзен түгел, башка пародия күрсәттем"

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Казан мэры Илсур Метшинга пародия ясаучы шоумен Айнур Сөләйманов бу тамашаларын аларның үзләренә күрсәтергә батырчылык итмәгән. “Мин пародияләрне чамасын белеп, сак кына эшлим”, диде ул Азатлыкка.

Казан егете Айнур Сөләйманов президент, мэр, җырчыларга пародия ясаучы буларак танылды. Пародияләрне ул күбрәк эстрада концертларында ясый. Шундый бер тамашаларның берсендә Айнур белән медиа йолдыз булып кылану турында әңгәмә корып алдык.

– Ничә кешегә пародия ясадыгыз инде?

– Ничә кешегә ясаганны исәпләгән юк алай. Җае чыкканда, вакыт булганда пародияләр ясыйм. Барысына да туры китереп булмый, ләкин тырышабыз. Җырчыларга күбрәк эшләргә туры килә. Үзебезнең хөрмәтле җитәкчеләргә дә кайчакта пародия ясыйм.

– Кайсы җитәкчеләргә пародия ясарга өлгердегез?

– Иң зур җитәкчеләрнең берсе – Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Казан мэры Илсур Метшинга ясаган бар. Элек Владимир Жириновскийга ясый идем, аңа гомумән пародия эшләгән юк хәзер. Күбрәк татар эстрадасы җырчылары бара.

 



– Пародияләрне концертлардамы әллә бәйрәмнәрдәме күбрәк күрсәтәсез?

– Бәйрәмнәрдә мин күбрәк алып баручы буларак эшлим. Ләкин сораган вакытта мин әлбәттә пародияләрдән дә баш тартмыйм. Әгәр халыкка ошый икән, халык ярата икән, миңа аларның күңелен күрү рәхәт кенә.

 



Без күргән ахыргы пародиягез, март азагында "Болгар радиосы" концертында булды, анда Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыевка һәм башкаларга пародияләр ясадыгыз. Ул номерларны ничек уйлап чыгардыгыз?

– Ул чыгышлар әле яңа, аларны башкаручы, алып баручы Алсу Фаракшина белән эшләргә булдык. “Болгар радиосы” концертында безнең беренче чыгыш булды. Уйладык та, “Болгар радиосы” концерты булгач, ТНВ алып баручылары Ләйлә Дәүләтова һәм Зөлфәт Зиннуровка пародия эшләргә тырыштым. Әле бу Алсу белән беренче адымнар дисәң дә була.

– Сүзләрен кем язды?

– Бергә яздык. Бик озак язарга туры килде. Чөнки бөтен нәрсәне дә сәхнәгә чыгып әйтеп бетереп булмый. Шуңа күрә чамасын белеп, кызык итеп эшләргә тырыштык. Бигрәк тә Гүзәл Уразова белән Элвин Грейга пародияләр актуаль булды. Актуаль булгач, үтә. Әлбәттә ул артистларга 100 процент охшадык дип әйтмәс идем. Ләкин барыбер нюанслары, ниндидер моментлары минемчә охшагандыр, шуңа күрә халыкка кызык тоелды шикелле. Алдагы көннәрдә дә, Алла боерса, бәлки тагын берәр номер эшләнер.

Кайларда еш чыгыш ясыйсыз, концертлардамы әллә шәхси бәйрәмнәрдәме?

Айнур Сөләйманов
Айнур Сөләйманов

– Юк, концертларда бик чыгыш ясамыйм, күбрәк банкетларда йөрим. Барыбер концерт, иҗат тормышы шулай ук кызык бүгенге көндә. Күптән түгел “Мунча ташы” театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулланың юбилей коцертында пародия белән чыгыш ясадым. Ул концертларда пародияне башка җырчы образларын күрсәттем. Бәширә Насыйрова, Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина образы, Вадим Захаров һәм Фирдүс Тямаев образларына пародия ясадым. Җырчыларга пародияне җырлап ясадым. Чыгышымны Елена Малышевага пародия ясап тәмамладым. “Исән-сау бул, Гамил абый” , диеп.

Җырчылар үзләре пародия турында ни әйтә соң?

 

– Үзләре читтән генә карадылар, алай начар әйтмәделәр. "Маладис" диделәр. Алар әйткәч күңелләр күтәрелә. Димәк, пародияләр ясарга була икән дип уйлап куйдым.

– Рөстәм Миңнехановның үзе каршында ул булып кыланганыгыз булдымы?

Миңнеханов каршында чыгыш ясаган бар, ләкин үзе булып түгел, башка пародия күрсәттем

– Миңнеханов каршында чыгыш ясаган бар, ләкин үзе булып түгел, башка пародия күрсәттем, җырчыларга иде. Әгәрдә күрсәткән булсам, бер караганда, кызык булыр иде. Икенче яктан караганда ул безнең президентыбыз, шуңа артыгын кыланмыйча эш итәргә кирәк. Татарстанның зур кешеләренә сакчыл караш ул инде безнең канга сеңгән.

– Ә тыңлаучылардан нинди фикерләр килә?

– Җиткергәннәре бар. Мин пародияләрне чамасын белеп, сак кына эшлим. Теләсә-нәрсә сөйләп йөрмим. Youtube-та бик күп видеолар бар, кирәкмәгән әйберләр сөйләгән. Бу минем эш түгел. Мин пародияләрне күбрәк сәхнәдә эшлим. Бик сораган вакытта банкетларда да эшләргә туры килә, ләкин теләсә-нәрсә әйтеп түгел.

– Уңышсыз пародия җырчының дәрәҗәсен төшерә дип уйламыйсызмы?

Түбәнсетеп, кешедән көлеп күрсәтергә түгел, ә менә матур итеп, матур яктан күрсәтеп, үзенә дә кызыклы итәргә

– Уңышсыз пародия булмасын өчен, уңышлы пародия ясарга кирәк. Җырчының үзенә дә кызык булсын ул, тамашачыга да кызык булсын. Шул чакта пародия үтте дигән сүз. Җырчыны түбәнсетү минемчә дөрес түгел. Шуңа күрә чамасын белеп эшләргә кирәк. Түбәнсетеп, кешедән көлеп күрсәтергә түгел, ә менә матур итеп, матур яктан күрсәтеп, үзенә дә кызыклы итәргә.

– Тагын кемнәргә пародия ясарга җыенасыз?

– Күпләргә пародия эшлисе килә. Популяр җырчыларның берсе Әнвәр Нургалиевка шулай ук эшлисе килә. Аннары Ришат Төхвәтуллинга. Ришатка эшләгән бар, ләкин ул әле эшләнеп беткән образ түгел.

Сезнеңчә популяр пародист булыр өчен нәрсә кирәк?

Пародия өчен тавыш ярыларының уникаль булуы кирәктер

– Пародия өчен тавыш ярыларының уникаль булуы кирәктер. Аллаһы тәгалә миңа шундый тавышны биргән, кечкенә чакта мин андый тавышның барлыгын белмәдем дә, кулланмадым да. Бүгенге көндә аны дөрес итеп кулланып, тавышлар чыгарып, образ тудырырга тырышам. Минем образлар хәрәкәткә караганда, күбрәк тавыш белән эшләнә.

– Татар эстрадасында пародия ясаучылардан кемнәрне үзеңә үрнәк итеп аласың?

– Һәр пародия ясаучының үз стиле бар. Данир Сабировның үз стиле, Әбри Хәбриевнең үз стиле. Мин аларны үземә 100 процент үрнәк итеп куймас идем. Минем үз стилем. Һәр кешенең үз уникальлеге бар. Шушы уникальлекне кулланырга кирәк. Кемдәдер тавыш, кемдәдер хәрәкәтләр. Кемдер билгеле бер җырчыга пародия эшли алмыйдыр. Бәлки мин эшли алганны алар эшли алмыйдыр, алар эшләгәнне мин эшли алмыйм. Шуңа күрә кулланырга кирәк шушы талантны. Кемгәдер охшыйм дип, пародия ясаган кешедән үрнәк алу минемчә бик үк дөрес түгел. Үзеңә уникаль булырга кирәк. Шул вакытта кызык була.

Фото: https://www.azatliq.org
Азатлык Радиосы © 2011 RFE/RL, Inc. | Азатлык Радиосы рөхсәте белән күчереп бастырылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев