Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина туеннан 6 кызыклы факт

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина никахларын рәсми рәвештә 13 июльдә үк теркәсә дә, интернетта әле дә яңадан-яңа хәбәрләр, видеолар чыгып тора. Бу юлы җырчы Азат Абитов туйларыннан кызыклы фактлар белән уртаклашкан һәм туйның дәвамы да булачагын белдергән.

1. Туйга 230 кеше чакырылган булса, фактта исә мәҗлестә 250 кунак була. Аларның 200 — Азат ягыннан.

2. Никахны теркәү урамда, яңгыр астында уза, ләкин һава торышы һич кенә дә кунакларның кәефен төшерми.

3. Кунаклар арасында күп кенә танылган шәхесләр була. Алар арасында: Венера Ганиева, Гамил Асхадулла, Рифат Фаттахов, Руслан Сәйфетдинов, Айнур Моратов, Рәнис Габбазов, Рамил Шәрәпов, Рөстәм Нәсыйбуллин.

4. Туйда Азат белән Гөлсирин «Әй, йөрәкләр» исемле яңа дуэт тәкъдим итәлә.

5. Мәҗлес Чувашстанда уза. Кияүнең туган авылы, Шыгырданда башланып, Батырда тәмамлана

 

6. Туйның иң кызык өлеше — 5 нче көне 11 ноябрьгә билгеләнгән! Теләгән һәрбер кеше килә ала. Үткәрелү урыны — Казан, Филармония, 18:30. Билетлар kassir.ru cайтында сатуда!

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев