Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

«Бу сенсация!» — Алла Пугачева Исхак Ханга Кипрда замок бүләк итә?

2009нче елларда Казаннан Мәскәүгә китеп барган татар дискотекалары йолдызы, популяр җырчы, легендар Алла Пугачева белән Владимир Кузьминның «никахсыз туган улы» Иван Пугачев, икенче төрле Исхак Хан белән соңгы тапкыр аралашканда, ул үзенең концертларында кешеләрне дәвалый башлавын, мондый сәләт аңа көтмәгәндә килүен сөйләгән иде.

Бу интервьюдан соң ярты еллап вакыт та узып киткән. Исхак Ханның тормышында нинди үзгәрешләр, яңалыклар барлыгын белү өчен, җырчы белән элемтәгә чыктык.

— Исхак Хан исәнмесез, соңгы сөләшүебездә «Сәхнәдә дәвалау концертларыннан соң бик арыйм, энергиям бетә» дигән идегез. Бүген дә бу сәләтегез белән эш итәсезме, концертыгызга килгән кешеләрне дәвалыйсызмы?

— Әйе. Алдашмыйм. Андый сәләтем бар. Ләкин мин аны кулланмыйм диярлек. Чөнки ул миңа кызык түгел. Мин бу турыда әйтәм, ләкин концертларда афишаламыйм. Бик танылган концерт агентлыгы миңа кешеләрне дәвалау максаты белән концертларга чыгарга тәкъдим итте. Мин баш тарттым. Әгәр мин авыруларны гына дәвалый башласам, иҗатымны яратып тыңлаучыларны югалтачакмын, ә миңа алар бик кадерле.

— Пугачева артыннан әле дә йөрисез кебек, бу эш сезгә нәрсәгә кирәк?

— Алла Пугачеваның “никахсыз туган улы” дигән исем алу ул, әлбәттә, пиар гына иде. Мин моны яшермим. Ләкин моңа халык ышанды. Мине кызганып, концертларыма хәтта көнкүреш кирәк-яраклары алып килүчеләр дә булды.

Алла Борисовна миңа барысын да эшләргә рөхсәт итә иде, мин хәтта аның тәрәзәсе каршында басып җырлар башкардым. Ләкин журналистлар аны минем белән аралашып, аңлашырга берничектә күндерә алмады.

Хәзер ул мине кабул итүен белдерде. Бу сенсация! Зур бүләк – Кипрда замок бүләк итте.

 

— Хәзер ниләр белән шөгыльләнәсез? Нинди яңалыкларыгыз бар? Нинди планнар корасыз?

— Хәзеге вакытта мин Мәскәүдә балалар радиосында продюсерлык бүлегендә эшлим, шулай ук гастрольләр белән дә чыгам, танылган рус эстрадасы җырчыларына җырлар язам. Төнге клубларда эшлим, үземнең яңа альбомымны чыгарырга уйлыйм. Бу көннәрдә Алла Пугачевага багышланган съемкаларда катнашам.

— 90 елларны сагынасызмы, ул вакытка кайтыр идегезме?

— Минем Татарстаннан ул вакытта китүемнең сәбәбе – продюсерлар булмауда иде. Һәр кеше булдыра алганча үзе үрмәләде. Миңа бу кызык булмый башлады.

Әлбәттә, мин ул вакытларны сагынам. Кызыгырак иде кебек. Кассеталар, CD, DVD дисклар сатыла иде. Хәзер барысы да интернетта. Шуңа күрә интернетта элек Казанда якыннан белгән дусларны эзләп таптым, шунда аралашабыз. Сүз уңаеннан, 7-8 мартта Казанда булдым. Анда минем хакта документаль фильм төшерәләр.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X