Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Дилә Нигъмәтуллина: 35 яшьтә күңел яшәрә генә (юбилейдан фоторепортаж)

26 май көнне татар эстрадасының популяр җырчысы Дилә Нигъмәтуллинага 35 яшь тулды. Җырчы гомер бәйрәмен якыннары һәм яраткан тамашачысы белән ресторанда үткәрде. Кичәдә Диләнең "Шул да җитә" дип исемләнгән яңа җыентыгы да тәкъдир ителде. Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров Дилә Нигъмәтуллинаны котлап чыгыш ясады. "Казанга килүемә 10 ел булды, Диләне...

26 май көнне татар эстрадасының популяр җырчысы Дилә Нигъмәтуллинага 35 яшь тулды. Җырчы гомер бәйрәмен якыннары һәм яраткан тамашачысы белән ресторанда үткәрде. Кичәдә Диләнең "Шул да җитә" дип исемләнгән яңа җыентыгы да тәкъдир ителде.

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров Дилә Нигъмәтуллинаны котлап чыгыш ясады. "Казанга килүемә 10 ел булды, Диләне дә якынча шулай беләм. Ул - мәрхәмәтле, эчкерсез кеше, аның белән сөйләшүе рәхәт, өстәвенә чибәр дә әле үзе. Дилә милләттәшләребезне, тамашачыларны, артистларны тавышы белән куандырып торсын. Ходай Тәгалә аны саулыктан аермасын, ярдәменнән ташламасын. Юлында үзе кебек эчкерсез, ихлас, кешелекле кешеләр генә очрасын. Шунысы да туры килеп тора: 26 майда улымның да туган көне, аңа 2 яшь тулды", - дип сөйләде безгә Филүс.

- 20 яшьлек чагымда 35 яшь күп сыман тоела иде. Әмма бу һич тә алай түгел икән. Күңел яшәрә генә, - ди Дилә. Ул элекке хитлары белән бергә яңа җыентыгында тупланган җырларны да башкарды. Моннан тыш, җырчы махсус туган көненә дип инглиз телендә "New York" җырын өйрәнгән. Туган көн мәҗлесендә Диләнең иҗатташ дуслары Ләйсән Сөнәгәтова, Мөнир Рахмаев, скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова, яңа гына Сочидан кайтып төшкән Альбина Апанаева, Айгөл Рәхимова, Ләйлә Дәүләтова, Иркә, Диләнең абыйсы Булат Нигъмәтуллин, тормыш иптәше Марат белән кызы Сәфинә дә бар иде. Алар барысы да Диләгә изге теләкләрен җиткерде. Кичәне Алмаз Мирзаянов алып барды.

Диләгә берсеннән-берсе үзенчәлекле бүләкләр бирделәр. Алар арасында тере куяннар да һәм хәтта машина да бар иде! Ләйлә Дәүләтова исә Диләгә шигырьләр җыентыгын бүләк итте, анда Диләгә багышлап язылган шигырь урын алган. Юбилярга шулай ук күп санлы чәчкә бәйләмнәре, 35 розалар бүләк ителде. Мәҗлестә Диләнең тавышы белән җырлый торган курчак аукционга куелды. Аны 1 мең сумга туган көнгә килгән тамашачы сатып алды. Дилә исә бу акчаның хәйрия максатларына - авыру балаларга ярдәмгә тапшырылачагын белдерде.

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X