Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

«Дуслык күпере» фестивале Элвин Грейның хыялын тормышка ашырган

«Дуслык күпере» фестивале концертлары 13 апрельдән 29 апрельгә кадәр булачак.

«Дуслык күпере» фестивале Элвин Грейның хыялын тормышка ашырган. Ул Башкортстанда яшәгәндә, күрше республикага барып, татар телен өйрәнеп, анда чыгышлар ясарга һәм ике халыкны берләштергән фестиваль турында хыялланган. Бу хакта ул «Дуслык күпере» фестивале буенча матбугат конференциясендә әйтте.

Элвин Грей әлеге фестиваль концертларында икенче ел рәттән катнаша. Ул фестивальнең Казандагы һәм Уфадагы концертларында чыгыш ясаячак.

"Мондый фестиваль кирәк. Быел да чакыру алгач, күңелгә бик рәхәт булып китте. Фестиваль концертларының чит илләрдә булу планы бик әйбәт. Алдагы 10, 20 елда бу фестивальдә катнашырмын дип уйлыйм", - диде ул.

Популяр җырчы фестивальнең Казандагы һәм Уфадагы концертларында татар һәм башкорт телләрендә җырлаячак. «Артистлар күп. Ике-өч җырдан артык җырлап булмас», - диде ул журналистларга.

Сорауларга җавап биреп, киләчәктә Элвин Грей татар, башкорт, рус һәм инглиз телләрендә генә түгел, башка күп төрле телләрдә җырларга өйрәнәчәген әйтте.

  • «Дуслык күпере» фестивале концертлары Казанда башланып китә. Беренче концерт “Пирамида” сәхнәсендә 13 апрельдә була. 29 апрельдә Уфа шәһәрендә “Башкортстан” дәүләт концертлар залында төгәлләнә. Фестиваль 16 концерттан торачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/25/183260/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X