Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Элвин Грей: “Миңа чыдап булмый!”

“Дуслык күпере” фестиваленең Казандагы концертына җырчы Элвин Грей (Радик Юлъякшин) икенче бүлек башланыр алдыннан гына килде. Килде дә бөтен игътибарны үзенә алды. Җырчыларның да, журналистларның да аның белән аерым гына фотосурәткә төшәсе, йә сөйләшәсе килде. Грей исә бөтен кешегә дә игътибарын тигез бүлде. Эреләнми дә, вакланмый да егет.

– Популяр­лыгыгыз­ның серен һаман да аңлап бе­терә алмыйм. “Элвин Грей” дигән феноменны үзегез ничек аңлатырсыз? Сезне нәрсә өчен шулкадәр яраталар?

 
– Миңа бәяне халык әйтергә тиештер. Феномен дигәч тә, үзем турында нидер әйтсәм, мактану кебек тоелмасмы соң? Минемчә, үзен­чәлегем – ниндидер яңалык алып килү, эстрадага яңа сулыш өрүдер. Элек­тән үк татар-башкорт эстрадасын тыңлап: “Кайчан без­нең эс­трада яңача ишетелә башлар икән?” – дип әйтә идем. Гел бер төрле костюмнар, баянга кушылып җыр­лау гына булмасын иде дип хыялландым.

 
– Барып чыкты, ди­мәк?


– Аллаһка шөкер, ни­һа­ять! Яңа җырлар, аранжировкалар ишетелә. Килә­чәк­кә дә планнар зурдан.


– Тәнкыйть сүзен Сезгә күп ишетергә туры килә бит. Ничек түзәсез?


– Андый фикерләр әй­түче кешеләр дә булырга тиеш. Түзәсең инде. Мине шундый тәнкыйть сүзләре, кире­сенчә, яңалыкка дәрт­ләнде­рә. Андыйларга мин: “Менә, көтегез, тагын да яхшырак булачак әле!” – дип кенә әйтә алам. Гел дә мактау сүзләре генә җиткереп торырга тиеш түгелләр. Алга таба җырлар­ны башкортча да, татарча да иҗат итәчәкмен. Урысча да булачак, билгеле. Бабекны бе­ләсездер, аның белән иҗа­тыбыз гөрли. Ул да татарча өйрәнеп килә.


– “Дуслык күпере”ндә катнашасыз. Татар-баш­корт эстрадасында кем­нәрне үзегезнең дусларыгыз дип саныйсыз?


– Башкортстаннан бик күп дусларым килгән! Риф Арсланов, “Аргамак” төр­кеме егетләре, Илнур Рамазанов... Үземне Татарстанда түгел, ә Башкортстанда итеп тоям хәтта! Әнвәр Нургалиев, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова – алар да минем дуслар. Дөресен генә әйткәндә, кемне беләм – алар миңа барысы да дус.


– Салават Фәтхетдинов белән Элвин Грейны Рифат Фәттахов дуслаштырачак, дигән сүзләр яң­гыраган иде. Дуслашуыгызны кайчан көтәргә?


– Анысын Рифат абыйдан сорагыз инде.


– Татар эстрадасында нинди проблемалар бар?

 

 
– Концертларга йөрү­че­ләрне генә алыйк. Фирдүс Тямаевның үз аудиториясе, өлкәнрәкләр. Әнвәр Нур­га­лиевның да шулай. Ә яшь­ләрне җыеп булмый. Элегрәк студентлар дискотекаларда меңәрләп җыел­ган. Ә хәзер, нишләптер, дискотекага да йөрмиләр. Минем уйлавымча, яшь артистлар җитешми. Аларны күрмиләр. Аларны бит җыярга кирәк.


– Продюсерлык эшенә алынырсыз, бәлки?

 
– Картайгач. Әле мин яшь. Әлегә вакыт та юк.


– Хоккей карыйсыз дип беләм. Уфаның “Салават Юлаев” командасы плей-офф уеннарында төшеп калды, хәзер кем өчен җан атасыз?


– Дөресен әйтим, хоккейда барысын да аңлап бетермим, әле яңарак кеше. Әмма “Салават Юлаев” өчен бик нык җан аткан идем. Командалардан шул үзебез­некеләр өчен һәм, гел дә Татарстанда йөр­гәч, “Ак барс” өчен җан атам.


– Бу сорауны да бирим әле: кайчан өйләнәсез соң инде?


– Вакыт юк бит. Кызлар белән йөрергә дә вакыт юк! Ми­ңа нинди кыз түзсен?! Гастрольләргә чыгып китә­без, өйдә тормыйбыз.


– Үзегез белән аласыз!


– Безнең белән йөрергә тиеш түгел ул! Ул сагынырга, өйдә көтәргә тиеш. Көне-төне бөтен җирдә бергә йөрсәк, нәрсә була инде ул? Йөреп караган бар инде. Озак та үтми, башлана: “Син кайда? Син кем белән?” Кыс­касы, миңа чыдап булмый.

Фото: скриншот инстаграм

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев