Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Фирдүс Тямаев су эчендә концерт куя

8 июнь Буада популяр җырчы Фирдус Тямаев суга төшеп җырлаган видеосын үзенең инстаграм аккаунтына урнаштырды. Аның “Сайра әйдә, сандугач” җырына калганнар да кушылып, суга төшеп рәхәтләнеп биегәннәр.

“Буа халкы белән су коендык. Миңа ышанмадылар, сез бит беләсез мине” дип, Фирдус Тямаев суда җырлаганын аңлата. Бу видеоязмаларны күреп, “…Энергетика Алладан, юләрлек шайтаннан! Әйдә, әйдә батабыз, су астында ятабыз дип җырласаң, кайберәүләр шатлыктан батып үләргә мөмкин” дип, Данир Сабиров комментария калдырган. Видеода күренгәнчә, халык чыннан да Фирдүсне хуплый.

Шулай ук Элвин Грей да бу видеога игътибар итмичә калмый. “Менә шуның өчен мин сине яратам да инде” дип, язып калдыра ул.

 

«Һавага менсәң, менәрләр микән? Тикшереп кара» дип, Зөфәр Хәйретдинов та комментарий язган.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев