Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Фирдус Тямаев National Geographic инстаграмының киләсе герое булырга мөмкин

Популяр җырчы, Норлат мишәре Фирдүс Тямаев яңалыкларны карап бармый ахрысы, карап барган булса, National Geographic каналы, Казан циркын ак аюларны аяусыз дриссировкалавында гаепләвен белер иде.

Боларны ишетеп белгән булса, бәлки җырчы үз инстаграм аккаунтында соңгы видеосын урнаштырмаган да булыр иде.  Видеода читлек эчендәге арысланның ризыгы белән уйный Тямаев. 

Бу «шаяру»ны җырчының тамашачылары да яхшы кабул итмәгән «Издевательство над животными», «Тапканнар уен», «Матур күренеш түгел», «Ураза аенда җәнлекне мыскыл итмә» кебек сүзләр күп очрый.

«Бу арысланны гаилә дустым Флюр абый асрый, ул тук, үзе уйный, шаярырга ярата. Мин үзем дә хайваннарны бик яратам. Берәрегезнең күңеленә тигән булсам, зинһар гафу итегез», – дип җавап кайтара артист.

 

Фото: скриншот инстаграм

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X