Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Гөлнара Тимерҗанова әнисенә дә, туган ягына да үпкәле

Татарстанның атказанган артисты исеменә ирешкән җырчы Борай районының Чалкак авылында туып үскән.

- Үземнең туган ягыма бераз үпкәләгән идем. 2004 елда Башкорстан тамашачысын яуларга йөрдем. Рекламаладым да. Ләкин безне борып җибәрделәр. Анда халык санын алу вакыты иде, шуңа күрә безне кертмәделәр. Шулай итеп мин Башкортстан халкын яулый алмадым, - дигән ул "Интертат" хәбәрчесенә.
Әнисе турында ул болай сөйләгән: "Әнием кырысрак кеше иде. Ни өчендер аның мине кочаклап иркәләгәнен хәтерләмим. Әни назын күрмәдем. Әле хәтерлим: дус кызымны әнисе кочаклап: “Кайттыңмы, кызым?” – дип сөйгән иде. Безнең өйдә андый күренешләр булмады.
Без дүрт кыз һәм бер малай үстек. Дүртебезнең һәммәсенә дә әни үз куллары белән язган догалар дәфтәре бүләк итте. Ул әнинең зур истәлеге минем өчен, рәхмәт аңа! Кызганыч, еш кайта да алмыйм. Әни әни инде, ләкин үлеп яратам дип әйтәсем килми. Әни, язмышка үпкәләп, бездән үч алды микән?! Хәзер исә әни, сеңлемә шалтыратып, минем хәлләремне сорый.
Үзем әни булгач, әнидән ярдәм сорадым. Ул: “Мин сезне үстердем, үз балаларыгызны үзегез карагыз”, - диде. Әлбәттә, кыен булды. Әти үлгәч, әнине Казанга алып кайтырга теләдем. Ул, кырт кисеп, каршы килде.
Ач-ялангач үсмәдек. Әни: “Кызым”, - дип эндәшмәсә дә, мәрхүм әти миңа: “Кызыкаем”, - дип кенә дәшә иде. Мәктәптән кайткач: “Утыр, кызым, әйдә, аш пешердем”, - дип каршы ала иде. Әти эчештерә иде, әни гомер буе китәргә теләп яшәсә дә, китмәде. Шул әни була торып, әни назын тоймау – бәхетле булу билгесе түгел дип уйлыйм.

Фото: kiziltan.rbsmi.ru

kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев