Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Гөлназ Асаева Татарстан районнары һәм Идел буе төбәкләренә гастрольгә чыгачак

“Башкортстанда мине кечкенәдән беләләр, Татарстанда белмиләрдер дигән курку белән яшәдем”, - диде җырчы.

Татар-башкорт эстрадасының танылып килүче яшь җырчысы Гөлназ Асаева киләсе елның язында Татарстан районнары һәм Идел буе төбәкләренә зур гастроль туры белән чыгачак. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Билгеле булганча, Гөлназ Асаева Радик Юльякшинның (Элвин Грей) экс-директоры Андрей Бажураның яңа проекты – беренче милли лейбл белән килешү төзегән

“Андрей белән мине берничә ел элек Радик Юльякшин таныштырды. Һәм әлеге егетләр тарафыннан бергә эшләү тәкъдиме булгач, мин каршы килмәдем”, - диде Гөлназ Асаева. 

 

Гөлназ лейбл канаты астында гастрольләргә чыгарга тели.

“Башкортстанда мине балачактан ук беләләр, ә Татарстан халкы белеп бетерми димме соң? Билгеле, Татарстан буйлап та концертлар оештырырга теләгем бар иде. Әмма нидер куркытта, тотып торды. Әлеге лейбл белән без бу максатны тормышка ашырырбыз дип уйлыйм. Шулай булгач, мине 2020 елның язында гастроль туры белән көтегез", - диде Гөлназ Асаева.
 

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев