Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Гүзәлия: «Җырлый белә торган җырчылар белән күбрәк эшлисем килә»

Тыйнаклыгы белән аерып торучы татар халкына ызгыш-талашлар бер дә килешми. Бу – Мәскәүдә яшәп иҗат итүче композитор, автор-башкаручы, продюссер Гүзәлия фикере. Ул безгә “йолдыз чире”, яңа җырлары, Казанга күченү теләге һәм башкалар турында сөйләде.

“Эчтән генә “Мин сезгә күрсәтә әле!” дип куя идем…”

– Cезне 10 балалы гаиләдә үскән дип беләбез. Балачагыгызның шактый чыныктыргыч булганын чамаларга була. Буй җиткәч тә Сез җиңел юл сайламагансыз. Моның сәбәбе нидә: холык-фигылегез шундыймы, әллә авырлыкларсыз тормыш кызык тоелмыймы?

– Дөресен генә әйткәндә, сәбәбен уйлаган юк инде аның. Кечкенәдән үк тормышның җиңел генә, ялгышларсыз бармавын аңладым. Һәм иң мөһиме – бернидән курыкмадым: зур хыяллардан да, кискен карарлардан да. Шул хыяллар артыннан ияреп киттем…

– Шул “зур хыяллар”ыгыз чынга аштымы?

– Чынга ашып бара. Кечкенә вакыттан ук җырлыйсым килә иде, һәрвакыт шуңа таба омтылдым. Күп тырмаштым, миңа ышанучы кеше калмаган чаклар да булды. Якыннарымның да “Бәлки, ташларсың моны?” дигәннәре хәтердә. Башкалар ышанмаса, үз көчемә үзем ышана идем мин, шул ышаныч көч бирде. Эчтән генә “Мин сезгә күрсәтә әле!” дип куя идем.

Гомумән, хыялый кеше инде мин. Һаман да могҗизаларга ышанам. Ышаныч булган җирдә, могҗизасы булмый калмый аның. Аннан соң, ни уйлыйсың, шул тормышка аша, диләр бит, моның белән дә килешәм.

– Чыныгу турында сүз киткәч, тәнкыйть турында да сөйләшик әле. Мондый сүзләрне ничек кабул итәсез?

– Яшьрәк вакытта, андый сүзләр ишетсәм, утырып елый, көннәр буе уйлап йөри идем. Хәзер үзем хөрмәт иткән, үз эшенең остасы булган кешеләрнең сүзләренә генә колак салам. Исемдә калдырам, төзәтергә тырышам.

Хәзер әллә ни тәнкыйтьләгәннәре юк та инде. Социаль челтәрләрдә теләсә нинди сүзләр язучылар да бик аз. Аларын мин “блок”ка куям. Ә үз фикерләрен белдерүчеләрне күрәм, аларга матур гына җавап та бирәм, тик барыбер үземчә эшлим. Мәсәлән, “Сиңа бу кием килешми” дип язалар. Аны бит мин киям, димәк, ул миңа ошый.

“Яшьләрнең “йолдыз чире” йоктыру гадәте бар”

– Сез – җырчы да, композитор да, сүзләр авторы да, продюссер да. Шушы өлкәләрнең кайсы күңелегезгә иң якыны? Һәм объектив яктан, иң авыры кайсысы?

– Иң якыны – җырлар язу. Башка җырчылар өчен иҗат итеп, нәтиҗәсен күреп, ләззәтләнәм мин. Җырчы дигәннән, үземне беркайчан да җырчы дип атаганым булмады. Мин – автор-башкаручы.

Ә продюссерлыкка килгәндә, мин бу өлкәдә яңа гына эшли башладым. Арасында иң авыры да шул инде. Өчесен бергә кушсаң да, аның кадәр үк килеп чыкмас, минемчә. Син проектың өчен әти дә, әни дә, укытучы да һәм башкасы. Ул синең балаңа әйләнә, шул кеше тормышы белән яши башлыйсың. Өстәвенә, яшьләрнең “йолдыз чире” йоктыру гадәте дә бар бит. Продюссерлыкның иң авыр ягы шушыдыр.

– Кыенлыкларга күз йомып, продюссерлык эшен җәелдерү теләге бармы?

– Әйе, киләчәктә бу өлкәдә күләмлерәк итеп эшләргә телим. Яңа проектлар да булдырасым килә. Кыенлыклардан курка торганнардан түгел мин.

– Шулай да, продюссерлыкның уңай яклары юк түгелдер?

– Бар, әлбәттә. Продюссерлар продукт ясый. Күлмәк тегү белән дә чагыштырыр идем. Продукты мөмкин кадәр сыйфатлырак, затлырак итәргә тырышасың, эшләгән эшеңнең нәтиҗәсен күреп, ләззәт аласың. Кызыклы өлкә, сүз дә юк.

– Татар җырчылары белән эшләүче продюссерлар арасыннан кайсын аерып әйтә аласыз?

– Рифат Фәттаховны. Продюссер буларак та, Ваһапов фонды директоры буларак та зур эшләр эшләве өчен хөрмәт итәм мин аны. Ә иң мөһиме – ул һәрвакыт дөреслек яклы. Җырчыларга дөрес бәя бирә белә.

  “Акыл” сүзенең “а” хәрефе позициясендә мин…”

– “Җырчылар җиңел, тиз ритмлы җырлар сорый” дигән идегез. Бу бераз үзгәрде кебек, һәрхәлдә, Сез язган җырларның да эчтәлеге башка…

– Бүген күңел халәтем башка. Яшь бара, бәлки, акыл да керә башлагандыр инде. Хәзер күбесенчә мәгънәле, җырчының тавыш мөмкинлекләрен ача торган җырлар язасым, көчле тавышы, чын мәгънәсендә җырлый белә җырчылар белән эшлисем килә. Тиз ритмлы көйләр иҗат итү теләге кимеде, чөнки алар, әйткәнемчә, җырчының булган бөтен мөмкинлекләрен дә ачмый.

– Сезнең җырларны күпләп башкаручы җырчылар шактый. Кайчандыр “тембры ошаган җырчыларга “рәхмәт” сүзе өчен дә язам” дигән идегез. Күңелегезгә хуш килгән берничә җырчыны атагыз әле? Кемнәр өчен язуы аеруча рәхәт?

– Әйе, кайбер җырларны бүләк иткән чаклар да булды. Ә җырчыларны алай аерып әйтәсем килми. Шулай да Филүс Каһиров белән эшләргә теләгем көчле иде. Быел, ниһаять, чынга ашты ул. Минемчә, Филүс – чын мәгънәсендә затлы җырчы, шуңа да аның белән эшләве аеручы рәхәт булды.

“Тыйнаклыгы белән аерылучы татар халкына бер дә хас түгел бу…”

– Татар эстрадасы, гомумән, юк ул, дигән фикер бар. Сез ничек уйлыйсыз?

– Әйе, андый сүзләрне мин дә ишетәм, тик бөтенләй дөрес фикер түгел бу. Татар эстрадасы нишләп булмасын?! Бик талантлы, затлы, легендар җырчылар шактый. Бөтенләй яңа стиль “алып килүче” яшьләр дә җитәрлек.

Андый сүзләрне, гадәттә, я эстрадада үз урынын тапмаганнар, я төшеп калганнар әйтә. Җырчылар арасында көнләшү дә көчле бит.

– Рус эстрадасында күп конфликтлар пиар өчен ясала. Бездә дә андый әйбер сизелә башлады кебек. Моңа ничек карыйсыз?

– Бәлки русларның характерына туры киләдер ул, ләкин тыйнаклыгы белән аерылучы татар халкына бер дә хас түгел андый күренешләр. Бигрәк тә иҗат кешесенә. Халык алдында әйткәләшеп, талашып, бер-берең турында ямсьсез сүзләр сөйләүчеләрне, гомумән, кабул итмим. Андый пиар миңа кирәк түгел. Тамашачыны иҗатың белән кызыксындыр син!

– Җырчы булу өчен татарча гына җырлап йөреп булмый. Бу фикер белән килешәсезме?

– Килешмим. Татарда да җырчы профессиясе бар. Берничә телдә җырлаучыларның мөмкинлекләре дә күбрәктер. Ләкин татарча җырлап, башка милләт кешесен дә таң калдыручы җырчылар бар бит. Мәсәлән, Ришат Төхвәтуллинның башка телдә җырлаганын белмим мин.

– Казанда Сез еш кунак. Киләчәктә бөтенләй күченергә теләгегез юкмы?

– Соңгы арада ике шәһәрдә яшим. Күченү турында да уйлар бар. Алга таба ни булыр.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова

https://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X